26 апрель Татарстанда урман утырту көне иде

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
26 апрель Татарстанда урман утырту көне иде. Бу көнне районның хезмәт коллективлары бердәм рәвештә әлеге изге эштә актив катнашты. Район хакимияте хезмәткәрләре дә шәһәрнең Левитан урамында 50 төп юкә утыртып, тирә–ягыбызны яшелләндерүгә үз өлешләрен кертте.
Шулай ук Арча һәм Әтнә районнары буенча пенсия фонды идарәсе коллективы да Арча шәһәренең Зур урамында һәммәсе бердәм булып агач утырту белән мәшгуль булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International