Безнекеләр сынатмады

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Безнекеләр сынатмады
Яңа Кырлайда узган Тукай укуларында республика мәктәпләреннән һәм Чувашиядән килгән 52 укучының эше тыңланды. Укучылар Бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын раслады.
Районыбыз мәктәпләреннән 9 укучы призлы урын яулады, 3 укучы җиңүче исеменә лаек булды. “Габдулла Тукай иҗатында татар халкының гореф-гадәтләре чагылышы” юнәлешендә 1 урын Ашытбаш мәктәбеннән Нәркизә Кавиевага (укытучысы Миләүшә Әүхәдиева), “Бүгенге сәнгатьтә Тукай образы” юнәлешендә 1 урын Арчаның 5 нче гимназия-сеннән Эльвина Гыйльметдиновага (укытучысы Лилия Гыйләҗиева), “Укучыларның мәктәп, балачак темасына үзләре иҗат иткән маҗаралы әкият жанрындагы әсәрләре” юнәлеше буенча 1 урын Яңа Кенәр лицееннан Ләлә Мәннановага (укытучысы Илсөя Габдрахманова) бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International