Ярминкә уңышлы узды

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Ярминкә уңышлы узды
Узган шимбәдә арчалылар Казан шәһәрендәге Агросәнәгать паркында бик матур ярминкә оештырды.
Бөек Тукай якташлары үткәргән чарада Тукайсыз буламыни инде — аның туган көне дә бит әле — кунакларны Шүрәле каршы ала, моңлы, дәртле җырлар, күңелләрне күтәрә.
— Безнең район унике урында сәүдә итә, — ди Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.
Сәүдә рәтләре буенча үтәбез. Арчаның 2нче мәктәбе, 5нче гимназиянең шундый дәрәҗәдәге ярминкәләрдә катнашуы бу коллективларга күрсәтелгән ышаныч турында сөйли. Директорлары да шунда. “Сатып алучылар болай актив булыр дип уйламаган идек, бик яратып алалар”, — ди алар.
Наласадагы “Натурпродукт”, “Тайд–фойл”, “Сигнал” ширкәтләре, Арча сәүдә идарәсе, умартачылар тәкъдим иткән товарларны да ошаттылар. “Кырлай”, “Ак барс агрокомплексы” ширкәтләре бәрәңге алып килгән
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International