Ярдәм булса, авыллар яшәр

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Ярдәм булса, авыллар яшәр
29 апрельдә Татарстан Республикасы фермер, крестьян хуҗалыклары, авыл кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров Арча районында булды. Ул фермерлар белән очрашты, Казанбаш авылында төзелеп килүче сәнәгать мәйданчыгын карады.
Мөхтәрәм кунак соңыннан муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән очрашты. К.Байтимеров республикада урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү юллары, яңа программалар турында сөйләде. Шуларның берсе — ташландык авылларны торгызып яки яңа урыннарда фермерлар авыллары булдыру.
Республикада 25–30 меңәр тонна ашлык сыйдырышлы 7 элеватор төзү планлаштырыла. Арча районы да моңа исәп тота ала, чөнки аларның бишесе тимер юл янында булачак.
Камияр Байтимеров киләчәктә югары уку йортларында фермерлар балалары өчен бюджет урыннары булдыру буенча эш алып барылуын белдерде.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров районда урта һәм кече эшмәкәрлекнең торышы, перспективалары белән таныштырды. Бу юнәлештә эшлим дигән кешегә бернинди тоткарлыклар юк. 30дан артык гаилә фермасы эшли. Бездә беткән авылны торгызу мисалы да бар. Пионер авылында бер генә йорт калган иде. Хәзер ул тернәкләнеп килә. Айрат Сафиуллин фермер хуҗалыгы булдырды, йортлар төзелә. Хәтта Сабантуй да үткәрелә башлады. Әмма авылга юл юк. Әле безнең тагын 35 авылга юл кирәк. Монысы финанс мәсьәләсенә килеп терәлә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International