Арчага төрекләр килде

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Арчага төрекләр килде
26 апрельдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендә Төркиянең муниципаль хакимият вәкилләре делегациясе Арчага килде. Аның составында Коджаэли шәһәре мэры, төрки дөнья муниципалитетлар берлеге башлыгы Ибраһим Караосманоглы, төрки дөнья муниципалитетлар берлеге генераль секретаре Мостафа Башкорт, Төркиянең Кырым татарлары федерациясе башлыгы, промышленник һәм меценат Ибраһим Араджи бар иде. Кунаклар Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда булып, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Ибраһим Караосманоглы билгеләп үткәнчә, бөек шагыйрь мирасы барлык төрки халыклар өчен дә тиңдәшсез хәзинә, милләткә, халыкка тугры хезмәт итү үрнәге.
Делегацияне муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International