Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Арча муниципаль районының Габдулла Тукай исемендәге премиясен тапшыру турында карар
2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Арча муниципаль районының Габдулла Тукай исемендәге премиясен тапшыру турында карар
Арча муниципаль районында әдәбият һәм сәнгатьне үстерү, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә талантлы укучыларны барлау һәм бүләкләү, иҗади активлыгын стимуллаштыру максатыннан әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Арча муниципаль районының Габдулла Тукай исемендәге премиясе турында Положениегә нигезләнеп, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Арча муниципаль районының Габдулла Тукай исемендәге премиясен бирү буенча комиссия тәкъдим иткән эшләрне караганнан соң карар бирәм:
1. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Арча муниципаль районының Габдулла Тукай исемен-дәге премиясен тапшырырга:
1) ирешкән уңышлары һәм казанышлары өчен түбәндәге гомуми белем мәктәбе укучыларының һәрберсенә 5000 (биш мең) сум күләмендә:
шигърият һәм драматургия өлкәсендә:
Гаффарова Әнисә Әнәс кызына — Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең 7 сыйныф укучысы (Г. Тукай турында шигырьләр серия-се өчен);
Шәфиева Роза Рамил кызына — Лесхоз урта гомуми белем мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (шигърият өлкәсендәге уңышлары өчен);
Зәйнуллина Чәчкә Хәйдәр кызына — Арча 2нче урта гомуми белем мәктәбенең 7 сыйныф укучысы (Г.Тукай турындагы шигырьләре өчен);
Хисамиев Булат Рәдис улына — Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең 7 сыйныф укучысы (туган як турындагы шигырьләр сериясе өчен);
публицистика өлкәсендә:
Арча Укучылар сараеның “Нур” радиостудиясенә, җитәкчесе — Д.Г.Таҗиев ( туган тел турында “Туган телем — иркә гөлем” тапшырулар циклын оештырган өчен);
музыка, театр һәм сәнгать иҗаты өлкәсендә:
Шакиров Салават Әхмәтгаян улына —Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныф, балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге 4 сыйныф укучысы (фортепьяно, гитара, музыка сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен);
Арча Укучылар сараеның “Кояшкай” курчак театрына, җитәкчесе — Д.И.Низамиева (Г.Тукай әсәрләре буенча спектакль сәхнәләштергән өчен);
Бакыев Раил Риф улына — Яңа Кенәр физика–математика лицееның 9 сыйныф укучысы ( музыка сәнгате өлкәсендә, вокал–солодагы уңышлары өчен);
Нуруллин Алмаз Рәис улына — Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең 11 сыйныф укучысы (сәнгатьле сөйләүдә осталыгы өчен);
Газизова Гүзәл Айдар кызына — Арча балалар сәнгать мәктәбе, музыка бүлегенең 5 сыйныф укучысы (музыка сәнгате өлкәсендә, фортепьянодагы уңышлары өчен);
Гарипова Энҗе Наил кызына — Арча балалар сәнгать мәктәбе, музыка бүлегенең 5 сыйныф укучысы (музыка сәнгате өлкәсендә, вокал–солодагы уңышлары өчен);
әдәбият өлкәсендә:
Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбенә (“Без Тукайлы халык” дигән Тукай укуларын оештыруга керткән өлеше өчен).
2) ирешкән уңышлары һәм казанышлары өчен түбәндәге Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентларының һәрберсенә 25000 (егерме биш мең) сум күләмендә:
шигърият һәм драматургия өлкәсендә:
Гафурова Гөлзилә Фәһим кызына — II курс студенткасы;
музыка, театр һәм сәнгать иҗаты өлкәсендә:
“Ләйсән” халык вокаль ансамбленә, җитәкчесе — З.З.Шәйхетдинова (милли мәдәниятне үстергән өчен);
“Факел” вожатыйлар клубына, җитәкчесе — М.Н.Габидуллина (“Тукай язы” проекты өчен).
3) Исмәгыйлев Таһир Фәнис улына — Арча 1нче урта гомуми белем мәктәбенең 2013 елгы чыгарыш укучысы, Казан федераль университетының I курс студенты музыка һәм сәнгать иҗаты өлкәсендәге уңышлары, район чараларын үткәрүгә керткән өлеше, нәфис сүз осталыгы өчен 25000 (егерме биш мең) сум күләмендә.
2. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Арча муниципаль районының Габдулла Тукай исемендәге премиясен алучыларга “Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Арча муниципаль районының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты” исеме бирергә, Диплом тапшырырга.
3. Мәдәният идарәсенә 27 апрельдә “Шигърият бәйрәме”ндә лауреатларны бүләкләү һәм премия тапшыруны оештырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольне Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Л.М.Осинага йөкләргә.
Муниципаль район башлыгы А.Ә.НАЗИРОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз