Бакчага язучылар килде

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Бакчага язучылар килде
10нчы балалар бакчасында Яр Чаллыдан “Көмеш кыңгырау” газетасы мөхәррире, язучы Факил Сафин, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, Татарстанның атказанган артисты Зиләрә Имаметдинова белән кызыклы һәм эчтәлекле очрашу булды.
Нәниләр янына язучылар килгән! Бәлки сабыйлар иҗат кешеләрен аңлап та бетермәсләр, әмма күңелләрендә бу көн мәңгегә уелып калачак. Әнә, ничек кызык итеп язган Факил абыйлары:
— Суга кермә! — ди әни.
Керми ничек түзәсең? —
Күлдәвекнең читендә
Ни күзәтә күгәрчен?.. (“Әни мине орыша”)
Яр Чаллы язучыларын Арчага дәшкән тәрбияче Гөлфинур Зәйнакованың нәни кызы Йолдыз кич буе “Бакчага кунакка Факил абый килде”, — дип сөйләнгән.
— Инде ул аны һич онытмаячак, — ди әнисе.
Балаларны мәктәпкә әзер-ләүче төркем тәрбиячесе Гөлфинур Зайнакова (язмаларын “Көмеш кыңгырау”да бастыра) һәм татар теле укытучысы Гөлнара Шәвәлиева күңелле итеп алып барды очрашуны. Балалар Факил абыйларының шигырьләрен сөйләде, җырларын башкарды, биеп тә күрсәттеләр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр дә.
Ефәк җепкә эленеп,
Үрмәкүч тора көлеп.
Инде тоттым дигәндә,
Сикерде ул идәнгә.
Ярыктан карап тора,
Безгә кунак чакыра. (“Үрмәкүч кунак чакыра”)
Шаян шигырьләрдән елмаймый һич мөмкин түгел. Рәхмәт тәрбияче апалары Гөлфинур Зәйнакова белән Гүзәл Миңнемуллинага, язучы кадәр язучылар белән очраштырдылар, ул гынамы, очрашу бүлмәсенең диварына Факил абыйларының тормыш юлына багышлап газета эшләп куйганнар, хәтта сүрәтен ясап элгәннәр. Анысын Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә укучы Булат Исламов ясаган. Һәм тагын, Данилнең әнисе, 4нче бакчада музыка белгече Рау-шания Закирова Факил Сафинның “Тәмле сүзләр” шигыренә көй иҗат иткән. Тәр-бияче Венера Искәндәрова “Көмеш кыңгырау” балалар газетасына багышлап шигырь язган. Музыка җитәкчесе Лилия Харитонова биетеп, җырлатып торды. Кунаклардан шагыйрә Әлфия Ситдыйкова шигырьләрен укыды, Зиләрә Имаметдинова гармунда, баянда уйнап күрсәтте.
И-и, сөенделәр дә инде балалар. Факил абыйлары: “Сезнең кебек сабыйларны күргәч, без куанабыз, ил-һам алабыз”, — дип, үсендерде дә әле.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International