Татарларны саклый затлылык

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Татарларны саклый затлылык
«Туган төбәгем Арча—татар әдәбиятының мәккәсе. Безнең монда килү—татар әдәбиятының хаҗ кылуы кебек буладыр”,— диде якташыбыз, шагыйрь Рифат Җамал.
Ел да бөек Тукайның туган көнендә әдәбият, сәнгать әһелләре шагыйрьнең туган, яшәгән урыннарында була, йөргән эзләрен барлый. Быел да 27 апрельдә Тукайның туу-ына 128 ел тулу уңаеннан Арча төбәгендә зур тантана булды, Арча җире танылган шәхесләрне кабул итте.
Безнең белән бергә Тукай туган көнне бәйрәм итәргә Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, татар халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты, мәдәният, сәнгать һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Әзәрбайҗан Язучылар берлеге рәисе Анар Рзаев, Казахстаннан язучы Равил Гозәеров, Карачай–Балкар шагыйре Юруслан Болатов, Мәскәү, Россия Язучылар берлегеннән Хәйдәр Бәдретдинов, Төркиядән Евразия Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, язучы Осман Чәвиксой, Россия Язучылар берлеге идарәсенең оештыру секретаре, “Меценат и Мир” журналы баш мөхәррире Левон Осепян, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы, бик күп җырлар авторы, Һади Такташ бүләге иясе Рәмис Аймәт, прозаик, төрек теленнән тәрҗемәче Фатыйх Котлы, Тукай бүләге иясе, язучы Нәбирә Гыйматдинова, якташыбыз, шагыйрь Наил Касыймов, Саҗидә Сөләйманова, Фатыйх Хөсни бүләкләре иясе, аксакал язучы Альберт Хәсәнов, әдәбият белгече һәм шагыйрь Равил Рахмани, галимә Лена Гайнанова, язучы Солтан Шәмси, “Ялкын” журналыннан Фәй-рүзә Мөслимова, шагыйрь Рифат Җамал һәм башкалар килгән иде. Кунакларны Арча чигендә чәкчәк белән каршы алдылар, баянчылар татар моңнарын яңгыратты. Район Мәдәният йорты каршында “Ар–и–Эль» бию төркеме милли рух биреп татар биюен тәкъдим итте, Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Кояшкай” курчак театры Тукай әкиятләрен күрсәтте, Арча китапханәсе оештырган күргәзмә дә бәйрәмгә килүчеләр өчен иде. Тагын бер яңалык—чирек гасырга якын тукталып торган йөгерү буенча марафон яңадан торгызылды һәм биредә старт алды.
Очрашу район Мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хез-мәткәре Флорид Гасыймов җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестры чыгышы белән башланып китте. Бәйрәмне район башлыгы Алмас Назиров ачты.
—Бүген Арчада шигырь һәм туган көн бәйрәме. Барыгызны да данлы Тукай ягында очрашуыбыз белән котлыйм,—дип башлады ул үзенең чыгышын.—Тукай иҗаты—татар халкының рухы. Шуны саклап, буыннан–буынга тапшыру—безнең бурычыбыз. Күп шагыйрьләр үсеп чыкты, әмма Тукай югалмады. Ул—күпер һәм аны берәүнең дә читләтеп үткәне юк әле. Исем кешене бизәми, ә кеше исемне бизи. Ул исемен бөек, шәрәфле һәм данлыклы итте. Татар халкы күңелендә яшәп калу өчен аңа бары 27 ел вакыт бирелгән. Шушы аз гына гомер эчендә милләтнең гасырлар буена җыелып килгән күңел моңнары урын алган татар шигърияте күгендә янган иң якты йолдызга әверелде. Тукаебыз белән без чиксез горурланабыз. Чөнки ул безнең төбәктә туып–үскән. Монда безнең әдәби телебез сакланып калган. Ул үзенең Казан артын, урман–күлләрен мәңгеләштереп калдырган. Без гомер буе Тукай белән бергә яшибез кебек. Аның алдында баш иябез, Тукай рухына лаеклы булырга тырышабыз.
Бер–бер артлы сәхнәгә чыккан кунакларның да Тукай якташларына әйтер сүзләре бар иде, кайберләренең бөек шагыйрь туган төбәккә аяк басуларыннан алган тәэсирләре белән уртаклашасы килде.
—Һәр татарның теле ана теле белән ачыла. Туган телдә белем алабыз. Аннан Тукай теленә керәбез. Ул — бөек тел. Тукайны аңлап бетереп кенә булмый. Аны укыган саен ныграк ача барасың. Чит җирдә тагын да ныграк аңлыйсың. Кая гына барма, Финляндияме, Япония, Төркияме, татар яшәгән җирдә Тукай бар. Ул безнең бөтен тарихыбыз. Тукай әйткән әманәтләрне үтәгәндә генә туган телебезне саклап кала алачакбыз,—диде татар халык язучысы, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев.
Әйе, Арча ягы татар рухы белән сугарылган. Арча ягында Тукай дәвамчылары яши. Әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк яшьләрне барлау, аларны үстерү өстендә дә бездә зур эш алып барыла. Менә икенче ел рәттән инде шигърият һәм драматургия, публицистика, әдәбият, музыкаль, театраль, сәнгати иҗат өлкәсендә уңышларга ирешкән яшьләргә Арча муниципаль районының Габдулла Тукай исемендәге премиясе бирелә. Бу юлы да аны район башлыгы Алмас Назиров тапшырды.
—Безнең кебек үсеп ки-лүче сәнгатькә гашыйк балаларны, яшьләрне күрә белү—зур эш. Моның өчен район башлыгына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Җавап итеп киләчәктә дә матур эшләребез, күркәм гамәлләребез, иҗатыбыз белән сөендереп торырбыз,—диде сәхнәдән Арча педагогика көллиятенең 2нче курс студенткасы, Арча муниципаль районының быелгы Тукай бүләге иясе Гөлзилә Гафурова.
Шигърият бәйрәме концерт номерлары белән үрелеп барды. Искиткеч матур чыгышлар иде. Үзешчәннәребезне тамашачы да, кунаклар да көчле алкышлар белән озатты. Шулай булырга да тиеш иде, чөнки Тукай якташлары башкача булдыра алмый. Ә иң соңыннан бар да басып Тукайның “Туган тел”ен башкарды.
Аннан кунаклар Арча үзәгендәге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты паркына агачлар утырттылар. Татар иле, Тукай төбәге истәлеге итеп аларга чигелгән түбәтәйләр кидерелде, хатын–кызлар иңенә ак шәлләр ябылды.
Арча ягында булып, Шүрәлеләре, Су аналары, кара урманнары белән телгә кергән Яңа Кырлайга бармый калу дөрес тә булмас иде. Биредә дә кунакларны ипи–тоз белән каршы алдылар. Аннан район башлыгы марафончыларны котлады, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Әдәбиятчылар арасында безнең төбәккә беренче тапкыр кайтучылары да бар иде. Алар бик яратып музейда йөрделәр, экскурсовод Нурия Йосыфҗанованы йотлыгып тыңладылар, сораулар белән күмделәр. “Бик күп еллар элек биредә булырга туры килгән иде. Тик ул чакта иске генә агач бина буларак истә калган. Хәзер ул нинди затлы, бай эчтәлекле музейга әверелгән. Үземә бик күп материал тупладым, рухи азык алдым”,—диде соңыннан Казахстан язучысы Равил Гозәеров.
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салып, кайнар коймак белән чәй эчкәннән соң, кунаклар Кушлавычка юл алды. Шагыйрьнең туган авылында да алар укучылар чыгышын карады, рус кызы Александра Леонтьеваның “Әллүки”не саф татар телендә матур итеп сөйләвенә сокланды. Аннан зиратка барып, Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Тукаев каберенә чәчәкләр салдылар. Авыл мулласы Әсфәндияр хәзрәт Бикчәнтәев мәрхүмнең рухына дога кылды.
—Без, төрекләр, Тукай иҗатын бик яратабыз. Мин гомерем буе аның туган ягында булырга хыялландым. Әле дә бик дулкынланам. Кардәшлегебезне ныгытучы бер чара булды бу. Сәяси туганлык бозылырга мөмкин, ә әдәбият үстергән туганлык мәңгелек,—диде, музейда алган тәэсирләре белән уртаклашып, Төркия язучысы Осман Чәвиксой.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА^
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International