Сабан чәчсәң, сазга чәч

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Сабан чәчсәң, сазга чәч
Колхозлар, совхозлар заманында кыр эшләре алдыннан семинарлар бик зурдан үткәрелә иде.
Шулай бервакыт язгы чәчүгә багышланганында авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы сүз алды:
—Иптәшләр,—ди бу.— Каен яфрагы биш тиен акча зурлыгына җиткәч, бодай чәчәргә ярый...
—Менә сиңа хәзер биш тиен акча тотып каен яфрагы үлчәп йөрерләр,—дип кырт кисте райкомның беренче секретаре Харис Зәйнуллин. — Немедленно чәчәргә!
Харис Зиннәтуллович үзе дә агроном белемле иде.
Әле менә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов белән “Татарстан” ширкәтенә (бу хуҗалыкта беренчеләрдән булып чәчүгә чыктылар) барышлый шушы вакыйганы искә төшердем.
— Орлыкны салкын туфракка салу — мул уңышка нигез дигән сүз, — диде М.Сәгыйтьҗанов. —Салкында иң беренче тамыр системасы ныгый, шуннан соң гына сабакка бирә. Ә җылы туфракта шытымнар тиз тишелә, тамыр зәгыйфь кала.
Сабан чәчсәң, сазга чәч, арыш чәчсәң, көлгә чәч, дип юкка гына әйтмәгән борынгылар.
Каен әле яфрак чыгару түгел, бөреләнмәгән дә, ә “Татарстан” ширкәтендә инде бодай чәчәләр. Хуҗалыкның алдынгы механизаторы Габдел-фәрит Зыятдинов “Нью–Холланд” тракторы белән һәр елны иң күп чәчү чәчә. Улы Фәим — аның ышанычлы ярдәмчесе.
Илдар Заһидуллин “Кузбасс” агрегаты, Рәис Солтанов гади чәчкечләр белән арпа чәчә.
— Алты агрегат зәп җирләрен тырмалый, — ди бүлекчә җитәкчесе Альберт Бульмаков.
— Район буенча 28 мең гектарда сабан культуралары, 17 мең гектарда азык катнашмалары һәм берьеллык үләннәр, 3700 гектарда рапс чәчәсе бар, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Беренче чиратта башкарыласы эшләр бу. Булган 24 чәчү комплексы — зур көч. Аларны җитештерүчән файдаланырга кирәк.
29 апрельгә булган мәгъ-лүматларга караганда, чәчү эшләре “Курса МТСы”, “Татарстан”, “Игенче” ширкәтләрендә башланып китте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International