Имтихан тапшырдылар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Имтихан тапшырдылар
Ислам Абдуллин, Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, әлеге мәчетне төзетүче шәхси эшмәкәр Вәдүт Вафин чакыруы буенча, узган ел җәй Урта Курса мәчетенә җәйге лагерьга эшкә кайта. Аннан инде биредә мулла булып та кала.
Укулар оештыра. Яшь кенә булса да, балалар, ата–аналар, авыл халкы арасында ихтирам казанырга өлгерә.
Шушы көннәрдә бер ел дәвамында белем алган 8 яшьтән 15 яшькәчә 13 бала имтихан тапшырды. Ул бәйге кебек үтте. Мәчеткә авыл халкы да, әлеге балаларның ата–аналары да килде. Балалар башта телдән үзләре белән таныштырдылар, ислам дине белән бәйле сорауларга җаваплар бирделәр, аннан аларга вакытка пәйгамбәребезнең 99 төрле исемен язарга кушылды. Сорауларга төгәл җавап биреп, пәйгамбәребезнең 55 исемен атаган Илүзә Гыйльметдинова беренче урынны алды. Аңа кәрәзле телефон, махсус эшләнгән диплом тапшырылды. Икенче урынны яулаган Илназ Закирҗанов та кәрәзле телефонлы булды. Өченче урынга чыккан Рәниф Нурисламов плеер алды. Әти–әниләр дә бүләксез калмады. Аларга зур Коръән китабы, зур итеп эшләнгән шәмаилләр бирелде. Мәчеткә йөрмәгән балаларга дин китаплары өләшенде.
Бәйгегә Арча мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев та килгән иде. Ул да балаларга бүләкләр — аятьләр язылган шәмаилләр бирде. Әти–әниләр дини белем биргән Ислам Абдуллинга, балаларын бүләкләр белән сөендергән Вәдүт Вафинга рәхмәтләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International