Фронттан соңгы хат

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Фронттан соңгы хат
Безнең гаиләдә кайнатам Мөхәммәт Әхмәровның фронттан язган хатлары саклана. Минем алда аның соңгы хаты.
“Кадерлеләрем минем. 1942 елның 25 июле. Көндезге сәгать 4. Көньяк даладан барчагызга кайнар сәлам. Мин үзем исән–сау. Мондагы эсселекне җиңел үткәрәм. Төннәр безгә караганда салкынрак.
Балаларымның әнисе! Фронтка якынлашабыз. Тиздән дошман белән очрашырбыз шикелле. Безнең өчен борчылма, баштан-аяк коралландык. Монда дошманны бик күп каршылыклар, күңелсезлекләр көтә.
Бу минутларда рәхәтләнеп үләндә ятып торам. Кояш арканы кыздырыпмы кыздыра. Күлмәк юеш. Эх, Иделдә бер коенып чыгарга. Туйганчы салкын чишмә суы, сыра, я булмаса, квас эчәргә иде. Сугышка әзерләнәбез.
Әнисе! Бу хатны мин берничә көн элек яза башлаган идем. Бүген төнлә яки көндез дошман белән бәрелеш булыр, дип уйлыйм. Син борчылма. Без бирешә торган егетләр түгел. Тыныч бул. Мин, Совет армиясе сугышчысы буларак, Ватанны лаеклы сакларга сүз бирәм. Хатны мин укчылар ротасының команда пунктыннан язам.
Менә шундый хәлләр, әнисе! Сездән күптән инде хат килгәне юк, вакыт табып, зинһар өчен, хат яза күрегез.
Балалар ничек анда? Исән–саулармы? Эдуардның укуы ничек? Луиза нишләп йөри?
Эдуард, Луиза, әниегезне тыңлый күрегез, аңа булышыгыз. Луиза, син кызым, табиб булырсың, ә Эдуард — инженер. Бик сагындым үзегезне.
Барыгызны да үбеп, кайнар сәламнәр белән Мөхәммәт”.
Озак та үтми, Татарстан хәрби комиссариатыннан хат килеп төшә. Анда 1942 елның 6 августында Мөхәммәт Әхмәров, сугышчан бурычын үтәгәндә, хәбәрсез югалды дип язылган була. Соңгы хаты июль ахырында язылса, август башында каты бәрелешләрдә, җанашым, һәлак булган инде ул.
Кайнанам Маһиҗиһан 30 яшендә ике бала белән тол калган. Эдуардка — 10, Луизага 5 яшь. Башка кияүгә чыкмаган. 50 елдан артыграк элемтә системасында эшләде. Кыенлыкларга карамастан, әнкәй ике баласына да югары белем бирә алган. Луиза Казан финанс–экономика институтын тәмамлады. Гомере буе диярлек РСФСРның Финанс министрлыгында җаваплы урыннарда эшләде. Бүген Мәскәүдә яши.
Ә Эдуард табиб булды. 1958 елда институт юлламасы белән Арчага эшкә кайтты. 32 ел Арча санэпидстанциясендә баш табиб булып эшләде. Ул үзен таләпчән, эшен яхшы белүче белгеч буларак танытты, районда гына түгел, республикада да абруе зур иде аның. Зур бүләкләргә лаек булды.
Безнең балалар Рөстәм белән Илдар да табиб һөнәрен сайлады. Алар бүгенге көндә Казанда эшлиләр.
Безнең гаилә өчен 9 Май — изге көн. Бу көнне барыбыз да бәйрәм өстәле янына җыелабыз һәм якыннарыбызны искә алабыз.
Кайнанам Маһиҗиһан, аның улы, минем тормыш иптәшем Эдуард Арча станциясендәге зиратка җирләнде. Бик кызганыч, кайнатам Мөхәммәтнең кабере әлегә табылмаган.
Мәрхүмнәрне искә алып торыйк. Шул вакытта гына алар исән кебек, мәңге үлмәс. Әйдәгез әле, безнең азатлык өчен сугышкан ватандашларыбызны онытмыйк, аларны искә алыйк.
Венера ӘХМӘРОВА,
ветеран табиб
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International