Сак булыйк!

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Сак булыйк!
Яз килдеме, йорт тирәләрендә чүп–чар яндыру, коры үләннәргә ут төртү очраклары арта һәм саксызлык нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары ешая.
Учакларны җилсез көнне, корылмалардан 50 метр читтә, махсус ясалган урыннарда ягарга кирәклеген һәркем белсә дә, кызганыч, бөтен кеше дә тәртипне саклап бетерми.
Шуны да онытмасак иде, янгын чыга калган очракта, янгын сүндерү машиналары йөри алсын өчен йорт һәм бина тирәсендәге юллар буш торырга тиеш (бу аеруча автомобиль хуҗаларына кагыла).
Янгын куркынычсызлыгын саклауга тиешле игътибар күрсәтеп кенә үзебезнең һәм тирә–яктагыларның тормышын, сәламәтлеген һәм мөлкәтен саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International