Алар 44 иде

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Алар 44 иде
Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар “Мәрхәмәтлек” үзәгенә җыелды. 44 булган алар, 17гә калганнар. Шөкер, соңгы елларда 17се дә исән–сау.
Очрашуны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев алып барды.
— Чернобыль һәлакәте башына төшкән кешегә яман хәл, — дип сөйләде ул. — Хөкүмәт кайгыртуын тоеп, булган ташламалардан файдаланып, авыртмыйча, исән–сау яшәргә язсын.
Казаннан юрист Алмаз Гыймалетдинов, Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, чернобыльчеләрне һәрдаим кайгыртып торган Фиргать Гадиев та кайткан иде. Алар законнарны аңлатты, кул кушырып утырмаска, тиешле өстенлекләрдән файдаланырга киңәш итте.
— 9 кешегә фатирга сертификат ала алдык, — дип куанып сөйли чернобыльчеләрнең район җәмә-гать оешмасы җитәкчесе Илдар Дәүләтбаев. — Фатир мәсьәләсе, нигездә, хәл ителеп бетә язды. Ә менә инвалидлыкны рәсмиләштерү белән кыенрак. Үзем дә, ниһаять, йөри торгач, инвалидлыкның 3нче төркемен ала алдым.
Югыйсә, чернобыльчеләрнең хәлен аңлаучылар табиблар булырга тиеш тә бит.
Илдар, үзе армиядән кайтыр вакыт җиткәч, Чернобыль нәти-җәләрен бетерүдә катнашкан.
— Оныгым туды, — ди. — Аңа 18 яше тулганчы хөкүмәт пособие түләп торачак. Бүген ул 1 мең сум.
— Безнең тышкы кабык кына бар, — дип сөйли Арчадан “2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәт-ләре өчен” медаль-орден белән бүләкләнгән Фоат Шәмсиев. — Оренбург өлкәсендә армия хез-мәте үткәндә 1986 елның маеннан июльгә кадәр хезмәт иттем. Иң зыянлы 1нче зонада идем. Калдыкларны җыйдык. Районда шофер булып эшләдем. Ә хәзер эшләп булмый. Аек булсам да, нәкъ исерек кеше кебек...
Яңа Кенәрдән Илсур Вәлиев:
— Без Фоат белән армиядә күрше частьларда гына хезмәт иттек, — дип сөйли. — Реакторны каплау өчен измә сиптереп тордык. 5әр минут эшли идек. 2 ай булдым. Яшь идек, гомер өчен курку хисе булмады. 3нче һәм 4нче блок арасыннан йөгереп үтәргә кушалар иде. 30 яшьтә өйләндем. 2 кыз үстерәбез. 35 яшьтә хастаханәгә йөри башладым. Хәзер 48 яшь.
Районда чернобыльчеләр арасында иң өлкәне — Арчадан 68 яшьлек Фәнәвил Җәләев:
— “Сельхозтехника” оешмасында эшләгәндә 40 яшьтә алдылар, — дип сөйли. — Чернобыль һәлакәтеннән соң бөтен җирдән калдыкларны эзләдек. 3 ай булдым. Хәзер башка чыдап булмый, хәл юк. 2нче төркем инвалид. Хөкүмәт кайгыртуы җитеп бетми...
Арчадан Гөлзада Идиятуллинаның ире хәрби офицер Илдус Мөнир улы вафат инде. Кызганыч, ташламалы шартларда алынган ике бүлмәле фатирда яшәү рәхәтлекләрен генә күрә алмаган.
Иске Чүриледән Нәкыйп Мусинның хатыны Ризәлә ханым килгән иде.
— Нәкыйп мондый очрашуларга йөрергә яратмый, — ди ул. — Фермада слесарь булып эшли. Буыннары авырта. Йорт тузды, яңасын җиткерергә хәл юк. Фатирга сертификат ала алмыйбыз әле.
Иң мөһиме — чернобыльче-ләрнең үз оешмалары бар, райондагы җәмәгать оешмасы җи-тәкчесе Илдар Дәүләтбаев һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Казаннан кайткан Фиргать Гадиев та чернобыльчеләр өчен янып–көеп йөри торган кеше.
— Шулар киңәше, ярдәме белән вафат булган өч чернобыльче хатынына пенсия акчасы өстәлде, — дип сөйли Илдар Дәүләтбаев.
Гади халык законнарны белеп бетерми шул. Законны аңлатучылар, дөрес юнәлеш бирүчеләр булуы, билгеле, әйбәт.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International