Исәннәрнең кадерен бел

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Исәннәрнең кадерен бел
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында зур эшләр башлап җибәрде. Шуларның берсе — якташларыбыз күмелгән туганнар каберлекләренә якыннарын җибәреп кайтару.
—Хәрби комиссариатның моның өчен финанс мөм-кинлеге юк. Әмма иганәчеләр аларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Мәсәлән, күптән түгел Яңа Иябаштан ирле–хатынлы Клара һәм Рәшит Сибәгатуллиннар Смоленск өлкәсенә Клара апаның әтисе Низам Галәветдиновның гәүдәсе җирләнгән туганнар каберлегенә зиярәт кылып кайтты. Май башында Арчадан апалы–сеңелле Мостафиналар Великий Новгород шәһәренә китте. Аларга “Водоканал–Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев белән “Арча КСМ”ы ширкәте җитәк-чесе Рафаэль Муллагалиев финанс ярдәме күрсәтте. Тик кайберләренең ерак сәфәргә чыгарга сәламәтлеге ирек бирми. Андыйларны да нәүмизләндереп калдырырга теләмәдек,—диде Алмаз Борһанов.
Утар Аты авылыннан Нурия Абдуллинаның әтисе Кәрим 1943 елда хәбәрсез югала. Бердәнбер кызы аны әлегә кадәр көтеп яши.
—Гомерем буе тырышып эшләдем. Авылдашларым, әнием, әтием йөзенә кызыллык китермәдем. Өметемне өзмәдем, гомерем буе эзләндем. Әтиемнең кайда күмелгәнен беләсем килде. “Хәтер” китабы алып барган эзләнүләр нәтиҗәсендә, ниһаять, таптым. “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнүен, яраланып, озак вакытлар госпитальдә ятуын, чыккач, яңадан Ленинград тирәсендә сугышка керүен белдем,—ди Нурия апа.
Ул хәтта Псков өлкәсе Плюсс районы хакимияте башлыгы исеме белән язылган хаттан әтисенең Ляды бистәсендә туганнар каберлегендә күмелүе, мәктәпнең каберлеккә шефлык итүе турында да белә. Тик хәзер үзе дә олы яшьтә, ничек анда барып җитәсең?
Нурия ханымның өзгә-ләнүен күреп, газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин аны әтисе каберлегенә алып баруны оештырып булмас микән, дип хәрби комиссар Алмаз Борһановка мөрәҗәгать итә. Тик Нурия апа, сәламәтлегеннән зарланып, анда барырга йөрәксенмәве турында әйтә.
—Ярдәм итәсегез килсә, йортымны тышлап бирә алмассыз микән? Гомерем буе хезмәт итеп, бер нәрсә сорамадым. Үз тырышлыгым белән, үзем тапканга риза булып яшәдем. Хәзер йортымны төзекләндерергә чамам юк,—ди ул.
Хәрби комиссар Алмаз Борһанов аңа ярдәм итәргә вәгъдә бирә һәм озакка сузмый хәстәренә дә керешә.
—Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин да бу идеяне күтәреп алды. «Металл» ширкәте җитәкчесе Лилия Гарәфиева материал белән ярдәм итәргә, «Юниор» ширкәте җитәкчесе Рөстәм Фәйзрахманов эш өчен исәп–хисап ясарга булды,—ди Алмаз Борһанов.
Илшат Галимуллин, Алмаз Борһанов, «Металл» шир-кәтеннән Инсаф Габделгазизов, махсус Утар Атыга барып, Нурия апа белән очраштылар, төзекләндерү эшләре алып бару өчен нәрсәләр кирәклеген ачыкладылар.
—Авыл егетләре Мөнир Хәйруллин, Руслан Хәким-җанов, Азат Саматов арзан бәядән йортны тышлап та бирделәр,—дип өстәде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов.
Ә беркөнне хәрби комиссар безне Зур урамда яшәүче хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы Рәшидә Нәбиуллина янына алып китте.
—Ялгызы яши, якын туганнары да, балалары да юк. Әтисе сугышта хәбәрсез югалган. «Тәрәзәләрем бик начар, суык керә. Алыштырып бирә алмассызмы икән?»—дип мөрәҗәгать итте. Ул безнең ярдәмгә ышанып килгән бит. Ничек аның өметен өзәсең? Тынычландырдым, вәгъдә бирдем. Шәхси эшмәкәр Фәрит Шаһиев белән сөйләштем. Ул да каршы килмәде,—диде ул.
Без килгәндә Илфир һәм Альмир Хисмәтуллиннар, Рәдис Мөсәгыйтов кухня һәм зал тәрәзәләрен куялар иде. Хуҗалары Фәрит Шаһиев та шунда.
— Минем әтием дә сугышта катнашкан. Исән–сау кайт-кан, әмма контузия алган. Колхозда баш хисапчы булып эшләде. «Өйгә кергән кешене куып чыгармагыз, бер–берегезгә ярдәм итеп яшәгез»,—дия иде. Шулай булгач, ничек риза булмыйсың, изге эш бит бу,—диде ул.
Рәшидә Нәбиуллинаның әтисе 1942 елда фронтка китү белән Мәскәү астында барган сугышларда хәбәр-сез югалган. Төгәл кайда һәлак булганын һәм кайда күмелгәнен дә белгән кеше юк. Ә 1943 елда 17 яшьтә сугышка алынган абыйсының да хәбәрсез югалуы билгеле була.
—Озатканда «Һай, балалар, әниегез авыру, ничек яшәрсез?»—дип әтинең өзгәләнүе әле дә хәтердә. 15—16 яшемдә миңа җигелеп тормыш алып барырга, балаларны карарга, аякка бастырырга туры килде. Үзем турында уйларга вакытым да булмады, гаилә дә кора алмадым. 40 ел «Меховщик»та эшләдем. 30 елын Күкчә Бирәзәдән көн дә кайтып–килеп йөрдем. Бүгенге көндә булышырлык якын туганнарым да калмады. Рәхмәт район башлыгына, хәрби комиссарга. Безнең кебек ялгызлар турында кайгыртканыгыз өчен Аллаһы Тәгалә сезне зурласын,—диде күз яшьләренә буылып Рәшидә апа.
Күпме рәхмәт сүзләре ишетә Алмаз Борһанов. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр. Шуңа аның эше дә уң бара, җитәкчеләр дә изге эш белән шөгыльләнүен аңлап, берсүзсез ярдәм кулы сузарга әзер тора. Моның белән генә тукталырга уйламый әле ул. Йортын төзекләндерү буенча тагын ике кеше чиратта тора икән. Моннан тыш, Кырымда һәлак булган якташларыбыз күмелгән туганнар каберлегенә бару яки телекүпер оештыру турында хыяллана. Кырым татарлары җәмгыятенә хат язган инде, хәзер алардан җавап көтә. Һичшиксез, бу изге нияте дә тормышка ашачак. Чөнки ул чын күңелдән, кешеләрне сөендерү өчен йөри, эше уңышлы чыкканга, ветераннарның шатлыклы йөзләрен күреп үзе дә куана.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International