Сугышны Польшада тәмамлый

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Сугышны Польшада тәмамлый
Арча станциясендә яшәүче Госман Габдрәхимов 4 мартта 88 яшьлеген билгеләп үтте.
Район җитәкчеләре белән хәлен белергә кергәндә таныштык. Уртача гына буйлы, чандыр гәүдәле ветеранның йомшак, ягымлы тавышы, оялчан карашы, ягымлы чырае әле дә күз алдында. Польшага кадәр барып җиткән, авыр яраланып, култык таягы белән өенә кайткан, тыныч тормышта бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Госман ага үзенең батырлыгы турында да гадәти әйбер, шулай тиеш кебек кенә сөйли. Ә, чынлыкта, аның күзләрендә никадәр әрнү, сагыш, йөрәгендә яра, күңелендә мәңге онытылмаслык хатирәләр.
—1943 ел иде. Иң элек безне, 17–18 яшьлек егетләрне, Суслонгерга җибәрделәр. Ике ай тирәсе хәрби хәзерлек үткәннән соң фронтка алдылар,—дип сөйләп китте ул.—Төнлә Калинин өлкәсенә алгы позициягә алып керделәр. Траншеяларга урнаштырдылар. Забилье дигән станциядән ерак түгел оборонага куйдылар. Ул көннәр бүгенгедәй хәтердә. Ике яктан да бөтен орудие телгә килә, ут “яңгыры ява”. Искә алганда әле дә йөрәк сыкрап куя. Шуннан бик аз гына кеше исән–сау чыкты.
Аннан Госман Габдрәхимов маршал Еременко җитәкчелегендәге 2нче Балтыйк буе фронтына эләгә. Эстония, Латвия, Литваны немец гаскәрләреннән азат итүдә катнаша. Пехотада була. Сугышны 1945 елның 30 гыйнварында Польшадан ерак түгел урнашкан Котовице дигән шәһәрдә тәмамлый. Бик каты яралана.
—Биредә алган ярам әле дә үзен нык сиздерә, тез асты атларга ирек бирми. Чөнки ул чакта тез астының бөтен итен алып киткән иде. Сул кулбашы яраланды. Каменец—Подольскида өч ай дәвамында госпитальдә дәваландым. Өйгә ике култык таягы белән кайт-тым. Озатып куйдылар, —ди Госман абый.
Аннан инде эш, эш, эш... 70 яшенә кадәр. Нишлисең, тормыш алып барырга кирәк. Педагогик һәм юридик югары белеме булган егеткә эш табу кыенлык тудырмый.
—Әтием гражданнар сугышында катнашкан, яраланып кайткан. Бик каты авырды. Озын гомерле дә булмады. Энем дә аннан соң озак тормады. Фәүзия апам гомер буе укытучы булып эшләде. Хәзер ул да вафат инде. Әни Түбән Атыныкы иде. Арчадан йорт сатып алып, шунда күчте. Мин Мәскәүдә педагогика институтын тәмамлаган идем. Арчада яшәгәндә юридик институтта укыдым. Әмма гомерем буе беренче сайлаган һөнәрем буенча эшләдем, Күпербаш, Түбән Мәтәскә мәк-тәпләрендә физика—математика укыттым. Пенсиягә чыккач та өйдә ятмадым, төзү материаллары комбинатында күмер, укып кайткач газ белән ягу операторы, автотранспорт хуҗалыгында каравылчы булып эшләдем,—ди ветеран.—Нинди хезмәт булса да, ояты юк аның. Һәрберсен яратып, җиренә җиткереп башкардым.
Хәзер ул кызы гаиләсе белән яши. Лилия дә әтисе һөнәрен сайлаган, Сикертән мәктәбендә укыта. 44 ел бергә гомер иткән хатыны гына авырып киткән, урын өстендә. Ярый әле, аның бәхетенә Госман абый исән–сау. Бер–береңә терәк, ярдәмче, киңәшче булып яшәүгә ни җитә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International