Яшь буынга сөйләр сүзләр күп

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Яшь буынга сөйләр сүзләр күп
Шушмабаш урта мәктәбе укучылары Шекә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбир Кәримов белән очрашты.
Китап язарлык, кинорежиссерлар фильм төшерерлек тормыш юлы узган Хәбир абый үткәннәре турында яшь буынга бүтән авыр еллар кабатланмасын, үзенең күргәннәре башкаларга гыйбрәт булсын, дип сөйләде. Тормыш аның белән усал шаяра: бер михнәтен, газабын бирсә, икенче яктан мәрхәмәтен күрсәтә. Ачы газапларны сабырлык белән кичерә белгәненә күрә Аллаһы Тәгалә аны ир-ат өчен иң зур бүләк — лаеклы тормыш юлдашы Бибирәшидә апа белән кавыштыра һәм әлеге парга 69 ел тигез гаилә бәхетен татуны, 11 балага гомер биреп тәрбияләп үстерүне насыйп итә. Киләсе елга, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә, Кәримовлар да гаиләләре төзелгәнгә җиде дистә ел тулуны каршы алыр, иншалла.
Сугыш Хәбир абыйның яшьлеген урлый. Алай гынамы, япь-яшь килеш сәламәтлеген дә бетереп, гомере буе изаланып яшәргә мәҗбүр итә. Шөкер, зиһен дөньясы бөтен килеш кала. Әле картлык дигәне дә тулаем үтеп керергә батырчылык итми ул дөньяга, аңа үткәннәрен барлап, кайсыдыр мизгелләрдә уфтанып, кайсысында шатланып яки үкенеп утырырга ирек бирә.
Фронтка киткәндә Хәбир абый колхозда тир түгәргә, Кайбычка барып урман кисәргә, ФЗӨдә укып Казанда моторлар төзү заводында эшләргә өл-гергән була. И, язмыш, адәм балаларына нинди генә сынаулар әзерләп куймыйсың син... Яу кырына чыгып киткән Хәбирне иң газиз кешеләре озата алмый. Әтисен сугыш башлануга фронтка алалар, ә авырып вафат булган әнисен егет үзе җирләп, кечкенә өч бертуганын авылда яшәүче туганнары карамагына калдырып китә.
Сугыш... Тагын бер татар баласы синең дәһшәтле кармагыңа килеп эләкте. Аңа нинди сынаулар әзерләп куйдың икән? 1943 елның ноябрендә егет 2нче Балтыйк буе фронтына снайпер булып керә. 1944нең гыйнварында Небель авылын азат иткәндә миномет белән аягы нык яралана егетнең, кисәргә туры килә. Көне буе урманда кар өстендә ятканга, үпкәсе дә кабарган егетне госпитальдә чак үлемнән алып калалар. Бер госпитальдән икенчесенә йөри торгач, Ярославльдә аягына протез ясатып, 1944 елның сентябрендә, мең газаплар белән, Шекәгә кайтып төшә. Авылдан бихәбәр булып ята егет, үзе хат язгаласа да, аңа җавап язучы булмый. Шуңа әтисенең сугышта һәлак булуын Ашытбашка кайтып җит-кәч кенә ишетә.
Солдатны авылда хәерчелек каршы ала. Энеләрен багарга үзенең генә көче җитмәячәген аңлагач, вакытлыча Хәтнә балалар йортына урнаштыра. Ә сеңлесен үз гаиләсенә сыендыра. Сабада хисапчы курсларында укып кайткач, лаеклы ялга чыкканчы шул һөнәргә тугры булып кала Хәбир абый. Гомере буе протез аяк белән тырышып–тырмашып яшәсә дә, язмышына рәхмәтле.
Бүген без сугыш афәтләрен әби-бабаларыбыздан ишетеп, китаплардан, фильмнардан гына күреп беләбез. Шөкер, без шуның белән бик бәхетле. Һәм шул бәхетебез озын гомерле булып, тыныч тормышта яшәргә насыйп итсә иде.
Киләчәк буын бәхете өчен көрәшеп яу кырында ятып калган ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алганда күпләрнең күңелендә шундый теләк булгандыр. Яшь буын сугыш һәм тыл ветераннарына, яу кырында башын салганнарга, сугыш чоры балаларына мәңге бурычлы.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International