Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Районның мөхтәрәм кешеләре
2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Районның мөхтәрәм кешеләре
Яңа Кенәрдә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Рәгыйб Халитовка 90 яшь. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның чираттагы котлау хатын тапшырды.
— Исән–имин 90 яшькә җитү ул, Рәгыйб абый, үзегез өчен дә, җәмәгатегез Фәния апа һәм балалар өчен дә зур бәхет, — диде Любовь Осина. — Балаларыгыз һәм гомер юлдашыгыз әйбәт булганга матур килеш олы яшькә җиткәнсез. Иң мөһиме — сезнең үзәк нык. Олы хезмәт һәм сугыш юлы үткәнсез, үз артыгыздан матур эз калдыргансыз, бик зур рәхмәт сезгә. Районның хөрмәтле кешесе сез, картаймаска, авырмаска әле, сез яшьләргә үрнәк булуыгыз һәм киңәшләрегез белән бик кирәк.
— Яңа Кенәр халкының рәхмәте белән дә яши торганмындыр, — ди Рәгыйб абый. — Яңа Кенәр мәктәбе җитәкчесе булып эшләгәндә мәктәп салдык, авыл Советында рәислек иткән елларда мәдәният йортын, мәчет төзедек. Рәхмәт, мәктәпкә чакырып бик зурладылар.
Рәгыйб абый турында авылдашлары феномен ул безнең, андый кеше башка юк, диләр. Гомере буе кеше мәнфәгатьләрен кайгыртып, халык ихтирамын яулаган ул.
— Төзелеш вакытларында иртүк чыгып киттем, төнлә генә кайтып кердем, — ди ветеран.
— Җитәкче хезмәтенең кыенлыгын аңлый идем, — ди Фәния апа. — Бер–беребездән көнләшмәдек. Минем дә күп вакытым мәктәптә үтте. Үзешчән дә идем әле. Үзе дә, клубка бар, рухың, күңелең күтәрелеп кайтыр, дип чыгарып җибәрер иде. Сәхнәдә җырлаудан узган ел гына туктадым. Телендә әшәке сүз булмады, сүгенмәде. Кычкырышмадык, кул белән шаярмады.
— Эшләгән хатын–кызны ничек хөрмәт итмисең инде, — ди Рәгыйб абый. — Фәния бик тырыш, эшчән булды.
Ике бала үстерә алар. Уллары Рөстәм 55 яшендә вафат була. Арчада яшәүче, аптекада эшләүче кызлары Ләлә Васильева:
— Тәртипле, матур гаиләдә үскән бәхетле балалар без, — дип сөйли. — Әти–әнинең хисләрен, җылы мөнәсәбәтләрен гел тоеп яшәдек. Абый белән шундый дус идек. Әти хөкүмәт эшендә булды. Әни барысына да ничек өлгерде икән, дип аптырыйм. Мәктәптә укытты да, өйдә дә тәртип булыр иде, текте дә, туганнарны да кунак итәргә өлгерде. Кунакка дәфтәрләрен кыстырып барыр иде, җай чыкканда шуларны тикшерде.
...Рәгыйб абый кулына гармун алды. Үзәкләрне өзеп тальян моңы агылды. Ветеран солдат җырларын көйләде.
Рәгыйб 17 яшеннән 1941 елда армиягә алына. 2нче Украина фронтында, Молдовия, Румыния, Венгриядә сугыш юлы үтә. Ике тапкыр яралана. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. “2нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы”, “1нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы” орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Тумышы белән Каратай авылыннан, 5 кызга бер малай булып үскән Рәгыйб педагогика көллиятен, институтны тәмамлый. Фәния Носы мәктәбендә укытканда Рәгыйб белән таныша. Егет ул вакытта роно инспекторы. Төз буйлы, муенына кызыл шарф салган, каракүл якалы пәлтә кигән затлы егетне күргәч, яшь кыз, эх, шушындый егетләр белән танышып булмады, дип уфтана. Акыллы егет үзенә гомерлек пар итеп зирәк кызны сайлый. Бүген аларның берсенә —85, икенчесенә 90 яшь. Сөбханалла, бер–берсен хөрмәт итеп яшәүчеләр картаймый торгандыр шул. Исән–сау булып, бәхетле гомер кичерүләрен телик.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз