Кәрәзле элемтә каланчалары

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Кәрәзле элемтә каланчалары
Телекоммуникация чаралары, шул исәптән кәрәзле элемтә челтәренең яңа үсеш алган чорында яшибез. Районда Мегафон, МТС, Билайн, НСС компанияләре хезмәт күрсәткән булса, бүген «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте чыбыклы элемтә, цифрлы телевидение, югары тизлектәге Интернет белән беррәттән, кәрәзле телефон хезмәтен дә тәкъдим итә башлады.
Мәгариф һәм медицинаны гына алыйк, республикада, шул исәптән районда электрон мәгариф, электрон медицина проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Хәзер коммуналь түләүләрне дә өйдән чыкмыйча гына компьютер аша күчерәбез. Мәгълүмат тиешле урынга никадәр тиз һәм сыйфатлы барып җитә, шуның кадәр яхшырак. Заман кешесенең теләге, хыялы бу. Һәм менә тагын бер зур яңалык: республикада тагы да җитезрәк LTЕ стандартындагы 700дән артык кәрәзле элемтә белән тәэмин итүче база станцияләре төзеләчәк.
— Әле кайчан гына чыбыклы элемтә белән яшәдек, — дип сөйли зона электр элемтәсе челтәре җитәкчесе Рөстәм Гомәров. — 2010—2011 елларда цифрлы телевидениене куллана башладык. Бүген инде безгә республика җитәкчелеге кә-рәзле элемтә челтәрен тагын да үстерүне максат итеп куйды.
— Районда кайбер урыннарда кәрәзле элемтә тотрыксыз, я бөтенләй тотмый, — ди район мәгариф идарәсенең компьютер белеме буенча баш белгече Илшат Фәйзуллин. — Радиодулкыннар колачы җитеп бетми әле.
— Быел районда LTE технологиясендәге кәрәзле элемтә станцияләрен төзи башладык. Бу бик зур алга китеш булачак, — дип ышандыра Рөстәм Гомәров.
Техник үсештә радиостанцияләрнең роле зур. Кәрәзле телефон, Интернет, цифрлы телевидение әһәмияте, уңайлыклары турында сөйләп торасы юк. Бу турыда электрон техника белән көндәлек эш иткән һәркем белә.
Радиостанцияләрнең кеше организмына тәэсире турында да белгечләр фикерен ишетәсе килә. Кәрәзле элемтә база станцияләреннән, электр магнитлы нурланыш алып, зыян күрмибезме? Шушы ук сорауны мин район онкологы Илшат Ибәтуллинга бирәм.
— Яман шеш авыруының килеп чыгу сәбәпләре төрле, әмма кәрәзле элемтә база станцияләренең онкология чиренә китергәнен ишеткән юк.
— Бер генә заказчы да республиканың “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” Федераль бюджет сәламәтлек учреждениесе экспертизасы һәм нәтиҗәсеннән башка кәрәзле элемтә база станция-сен төзи алмый, — дип аңлата Роспотребнадзор Идарәсенең Биектау бүлеге баш белгеч–эксперты Фердинат Зәйнуллин. — Бу рөхсәтне алганнан соң гына заказчы билгеләнгән урында төзелешне башлый. Станция төзелеп беткәннән соң яңадан экспертиза үткәрелә. Объект файдалануга тапшырыла икән инде — бу әлеге станциянең халыкка зыянлы түгеллегенә гарантия. Моңарчы бер генә станциянең дә электр магнитлы нурланыш дәрәҗәсенең нормадан артып киткәне ачыкланганы булмады.
— Кәрәзле элемтә база станциясен мин үз бакчабызга куйдырдым, — дип сөйли Ашытбашта яшәүче Арчадагы зона электр элемтәсе челтәре җитәкчесенең икътисад куркынычсызлыгы буенча урынбасары Марат Корбанов.— Мин аның файдасыннан башка бернинди зыянын күрмим. Безнең “Таттелеком” җәмгыяте житәкчесе Лотфулла Шәфигуллинның Симетбаштагы йорты янында да тора ул радиостанция.
Заманча электрон техниканы хупларга, файдаланырга һәм аннан артык шиклән-мәскә генә кирәк.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International