Бәйрәм алар өчен — эш көне

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Бәйрәм алар өчен — эш көне
Әлегә, шагыйрь әйткәнчә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Өстәмә сый алган уҗымнар яшел хәтфә булып күтәрелеп килә.
—Эш өчен бернинди тоткарлык юк, техника көйле, симәнә, ашламалар, ягулык җитәрлек, механизаторларыбыз тәҗрибәле,—ди “Кырлай” ширкәте бригадиры Мулланур Шакирҗанов.
Быелгы язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе политсовет секретаре Алмас Назировның Рәхмәт хаты һәм акчалата премиягә лаек булган аталы–уллы Данил һәм Раил Рәхимовлар да шушы хуҗалыктан. Алар һәр елны ала ул бүләкне. Икесе куәтле “Нью–Холланд” тракторы белән чиратлашып тәүлек буе эштә.
Кыр батырларына рәхмәттән башка сүз юк. “Кырлай” ширкәтеннән Ришат Нәфыйков, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Данил Әгъзәмов, “Игенче” ширкәтеннән Ришат Закиров 1210–944 гектарда дым каплаттылар. “Татарстан” ширкәтеннән Габделфәрит Зыятдинов 483 гектарда чәчү чәчте.
Хуҗалыклар арасында “Игенче” ширкәте алда. Биредә 1488 гектарда сабан культуралары чәчелде инде. “Татарстан”да — 946, “Курса МТСы”нда 920 гектарда чәчтеләр.
Игеннәрне тәрбияләп үстерүдә эшләячәк сиптергечләрне кабул итү оештырылды.
Районда төрле маркадагы 41 сиптергеч исәпләнә. Комиссия тарафыннан 29 данә сиптергечкә яхшы әзерлектә дигән бәя бирелде.
“Игенче” хуҗалыгыннан Җәүдәт Гайнуллин, “Арча” хуҗалыгыннан Әдһәм Заһидуллин, “Курса МТСы”ннан Илдар Хәлиуллин, Кенәр зонасы буенча “Аю” хуҗалыгыннан Раил Биктов, “Мәрҗани” ширкәтенең Оры бүлекчәсеннән Илдус Шәрипов, “Ашытбаш” бүлекчәсеннән Әхтәм Хәлимов агрегатларны аеруча яхшы әзерләгән.
Кабул итүгә катнашмаган хуҗалык сиптергечләренә кабат кабул итү оештырылачак.
Көзге культураларны кичекмәстән чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртә башларга киңәш итә белгечләр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International