Халыкларның милли кухнясы көне

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Арча районы халкын һәм кунакларны 2014 елның 17 маенда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тәкъдиме буенча үткәрелә торган Халыкларның милли кухнясы көненә чакырабыз.

1. Милли кухня көнен үткәрүнең максаты — үзенчәлекле милли кухняны популярлаштыру һәм саклау.
2. Оештыру принциплары:
Үткәрү вакыты: 2014 елның 17 маенда 7 сәгатьтә.
Үткәрү урыны: Галактионов урамында “Эссен” кибете каршында.
Җәмәгать туклануы предприятиеләреннән үзләре җитештергән милли ашамлыкларны тәкъдир итүләре сорала.
3. Милли кухня көнен үткәрү шартлары.
Муниципаль берәмлектә комиссия төзелә, милли кухня ашамлыкларын иң яхшы тәкъдим итүче җәмәгать туклануы предприятиеләре билгеләнәчәк.
4. Предприятиеләр түбәндәгечә бәяләнәчәк:
— менюга кертелгән ашамлыкларның, кулинария әйберләренең һәм эчемлекләрнең сайланган милли кухняга туры килүе;
— сәүдә урынының бизәлеше сайланган тематикага туры килүе;
— реклама булуы.
5. Милли кухняда катнашучылар
Милли кухня көнен үткәрүдә Арча муниципаль район территориясендәге барлык рестораннар, барлар кафелар, ашханәләр катнаша ала.
Җиңүчеләр Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының грамоталары белән бүләкләнәчәк.

II. 17 майда шунда ук ярминкә дә уздырыла, анда катнашучыларның берсе “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте алкоголь продукциясен тәкъдир итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International