Хәлләр төрлечә

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Хәлләр төрлечә
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 11–12 май көннәрендә “Курса МТСы”, “Ак барс агрокомплексы”, “Ватан”, “Северный”, “Мәрҗани”, “Кырлай” ширкәтләрендә язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашты.
“Курса МТСы” ширкәтендә 5 агрегат чәчә. Җир эшкәрткәндә аммиак кертәләр, башка ашламаларны да иң күп кулланучы хуҗалык бу. Техника шактый искергән, йөри алырлыгын басуга чыгарганнар.
— Чылбырлы тракторга бик утырам дип тормыйлар, — ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Әкренләп яңаларын алырга инде.
Район башлыгы Алмас Назиров игенчеләрнең тырыш хез-мәтен билгеләп үтте. Шул ук вакытта басу культурасына игътибарны арттырырга киңәш итте. Юл, полоса буйлары әлегә тәртиптә түгел.
Алмас Назиров Урта Курса мәктәбендә ныклап төзекләндерүнең барышы белән кызыксынды, киңәшләрен бирде. Ул шулай ук Югары Курсада төзелә торган мәчетне карады.
“Ак барс агрокомплексы” ширкәтендә игенчелек технологиясе югары. Дөрес, бу хуҗалыкта да “борынгы” “ДТ”ларны бетермиләр әле. Зәкәрия Динмөхәммәтов кебек соңгы могиканнар барында эшли әле алар.
— Басуда тракторның коробкасы килеп чыккан иде, ике сәгать эчендә алыштырып куйды, — ди хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов.
Ун агрегат чәчә, борылу полосаларында флагчыклар җилферди. Техниканы кабул иткәндә флаг булуы мәҗбүри икән. Кечкенә әйбер кебек, әмма тәртип шуннан башлана.
15 миллион сумлык орлык сатканнар, сынау участокларында 15 сорт бодай игелә.
“Ватан”, “Северный” ширкәт-ләрендә дә эшләр көйле бара. “Ватан”да өр–яңа чәчкеч белән чәчәләр. Өч көннән чәчүне төгәлләргә исәп тоталар.
— Иң яхшы уҗымнар “Северный” хуҗалыгында, — дип бәя-ләде район башлыгы. Аннан соң — “Ватан”да.
Арышлары һәрвакыт яхшы була торган “Мәрҗани” ширкәтендә быел хәлләр мактанырлык түгел. Гомумән алганда да эшләр начар. Эшкәртелми калган җирләр күп, техника аз, ашлама кертелми диярлек. Соңгы ун елда известьлау да уздырылмаган.
“Кырлай”да бәрәңге утырталар. Голландиядән яңа утырткыч алып кайтканнар. Тулы комплекс, берничә эшне берьюлы башкара. Басуга карап: “Болай да эшләп була икән!” — дип уйлыйсың.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International