Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Батырлар истәлеге мәңге яшәр
2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Батырлар истәлеге мәңге яшәр^
Мин Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң дүрт ел үткәч туганмын. Без үскәндә аяксыз, кулсыз ирләр күп иде әле. Сугыш китергән башка яралар да әйтеп бетергесез иде.
Имгәнеп кайтучылар тән яралары сызланудан җәфа чиксә, газиз уллары, ирләре, әтиләре әйләнеп кайтмаган аналар, өй тулы бала–чага белән ялгыз калган хатын–кызларның күзләре яшьле иде. Аларның “Барына түзәрбез, яңадан сугышлар гына була күрмәсен!” дигән сүзләренең тирән мәгъ-нәсен яши торгач тулырак аңладык.
Үткәнен онытканның килә-чәге юк, диләр. Еллар уза, безгә үз гомерләре, сәла-мәтлекләре бәрабәренә җиңү яулап биргән ветераннар сафы сирәгәя бара. Узган елгы 9 май белән быелгысы арасында гына да сизелерлек кимеде алар. Исән булганнары да инде өйдән бик чыгып йөри алмый. Иске Кырлайда яшәүче сугыш ветераны Әнвәр абый Камалов, 8 майда авыл җирлегендә уздырылган бәйрәмдә катнашып, чәй өстәле артында матур гына сөйләшеп утырды, икенче көнне Арчага парадка барырга да ризалашкан иде. Тик кәефе китеп килә алмады. Ел саен машиналарга утыртып алып киләләр ветераннарны. Быел машиналар саны — 69. 1945 елның истәлекле 9 маеннан соң үткән ел саен бер машина. Машиналар саны арта, утны–суны кичкән ветераннар саны гына кими...
9 майда Арча халкы, кунаклар шәһәр үзәгендәге мәйданга җыела. Илебездә иң зур бәйрәм ул Җиңү көне! Тантаналы да, моңсу да бәйрәм. Нинди моңсу икәнлеген мәйдан читендә урын алган уку йортлары музейлары экспонатларына күз салуга тоясың. Арча педагогика көллияте укытучысы Ил-һам Низаметдинов дошман пулялары, снаряд кыйпылчыклары тишкәләп бетергән каскаларны күрсәтә. Көллият эзтабарлары белән Түбән Новгород өлкәсендәге “Үлем үзәне”нә җиде тапкыр барган алар. Казу эшләре вакытында сугышчыларның калдыкларын табып кемнеке булуын ачыкларга тырышканнар, аларны хөрмәтләп җирләүдә катнашканнар, сугыш кирәк–яракларын үзләре белән алып кайтканнар.
Районыбыздан бу сугышта 25 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның 14 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмаган. Фронтны икмәк, кием–салым белән тәэмин итеп торган, 30–40 градус салкында окоп казыган, урман кискән, бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән райондашларыбыз батырлыгы алдында да баш иябез. Алар арасында да булган югалтулар.
Үзәк мәйдандагы “Дан” мемориале, Советлар Союзы Геройлары аллеясе, тыл ветераннарына куелган һәйкәл безгә әнә шул чорда яшәгән, Ватан хакына хезмәт иткән кешеләр батырлыгын, фидакарьлеген һәрвакыт искә төшереп тора. Хәтер-ләрне яңартып мәңгелек ут яна. Гомумән, бу мәйданда илебез, халкыбыз тарихы, аның чагылышы.
Соңгы елларда Җиңү көне илдә, республикада, районыбызда аеруча оешкан төстә үтә. Бездә ветераннар һәрвакыт хөрмәттә. Алар бушлай фатирлар алды, алмаганнарының йортларын төзекләндерделәр. 8 майда авылларда тантаналар уздырылды, аларда ветераннар игътибар үзәгендә булды.
9 майда иртәдән күктә кояш балкыды, рәхимле җил исте, тирә–юньдә язның бу аена гына хас рәхәтлек, хозурлык. Урамнар тулы халык, бар да бәйрәмгә ашыга, бала–чага аеруча шат, өлкәнрәкләр бер–берсен бәйрәм белән котлый. Кешеләрне якынайта, берләштерә торган бәйрәм бу!
Үзәк мәйданда халык диңгезе. Әле болар парад карарга килүчеләр генә. Өйләрдә бер кеше дә калмагандыр кебек.
Бөтен җелекләргә үтәрлек Левитан тавышы яңгырый, бу юлы ул 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының тәмамлануы һәм фашизмның җиңелүен игълан итә. 69 елдан соң да бу үзенчәлекле тавышны тыныч кына тыңларлык түгел!
Район Мәдәният йорты үзешчәннәре “Сугыштан кайту...” күренешен тетрәндерерлек итеп күз алдына китереп бастырды. “1945 ел язы” җыры яңгырый, дәртле биюләр... 1945 ел язында таныш һәм таныш булмаган кешеләр урамда бер–берсен кочаклаган, чәчәкләр бүләк иткән, җырлаган, биегән! Бу чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме булган! Һәрвакыт шулай булырга тиеш!
Арча районы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хезмәт коллективларының Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы парады ачык дип белдерелә.
Мәйданга бәйрәмчә бизәлгән машиналар колоннасы керә, аларның һәркайсына Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары утырган. Мәңгелек дан сезгә, илгә иминлек китерүчеләр! Сезнең батырлык, рухи ныклык, сабырлык алдында баш иябез! Бүген барлык чәчәкләр сезгә, елмаюлар, май кояшының бөтен җылылыгы — сезгә!
Тантаналы марш астында хезмәт коллективлары парады башлана. Иң алдан яшь буын вәкилләре атлый. Кырыс сугыш елларында Ватаныбыз азатлыгын саклап калучыларның оныкчыклары алар. Ил язмышы шушы яшьләр кулында.
Советлар Союзы Герое Валентин Ежков исемен йөрткән Арчаның 1нче урта мәктәбе коллективы парадта да, көндәлек хезмәттә дә — иң алда! Укучыларга төпле белем биреп, ил өчен игелекле кешеләр тәрбияләп олы юлга чыгара бу мәктәп.
Арчаның 2нче урта мәктәбе укучылар олимпиадаларында иң яхшы күрсәткечләр яулый. Быел 50 укучы төрле фәннәр буенча призлы урыннар алган.
5нче гимназиянең 16 укытучысы узган ел “Иң яхшы укытучы” исеменә лаек булды. Яңалыкка омтылу, яңа алымнар куллану, укучыларның дәрәҗәсен үстерү — укытучыларның төп эш девизы булып тора.
“Арча” спорт мәктәбендә 1370 укучы шөгыльләнә. Алар Россия, республика күләмендә җиңүләр яулыйлар.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте республика уку йортлары арасында әйдәп баручылардан санала. Үзенең 80 елдан артык эшчәнлеге чорында 15 меңнән артык укытучы әзерләп чыгарды. Милли һәм мәдәни традицияләрне үстерү, татар милли мәдәнияте һәм мәгарифе өчен укытучылар хәзерләү буенча уңышлы эшли.
Район мәгариф идарәсе һәм аның учреждениеләре төпле белем һәм тәрбия бирүне тәэмин итә. Соңгы елларда мәгариф учреждениеләренең матди–техник базасы ныгыды.
Парадта катнашучы коллективлар бәйрәмгә күңел җылысын биреп әзерләнгән. Билгеле, уку йортлары колонналары үзләренең бизә-леше белән аерылып тора, башкаларга да рәхмәттән башка сүз юк. Мәдәният хезмәткәрләре, “Водоканал–Сервис”, “Тепло–Сервис”, “Арча КСМ”ы, “Металл”, “АСПК”, “Автотранспорт предприятиесе”, ЗУЭС һ.б. коллективлар да бәйрәм ямьле булсын өчен тырышкан. Гомумән, быел барлык оешмалар парадка бик яхшы әзерләнгән. Кем белән генә сөйләшсәң дә, һәркайсы аны оештыручыларга рәхмәт әйтә.
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингтагы чыгышында муниципаль район башлыгы Алмас Назиров әлеге бәйрәмнең һәрберебезнең күңелендә аерым урын алып торуын билгеләп үтте.
— Парад — ул буыннар очрашуы, бүген чал чәчле ветераннар да, хезмәт коллективлары, мәктәп балалары да бер тыгыз сафта басып тора. Бөек Җиңү эстафетасының ышанычлы кулларда булуына ышанасың.
Еллар узар, ләкин Бөек Җиңү һәм аны яулап алган батырлар истәлеге мәңге яшәр! Җиребезне башка беркайчан да сугыш ялкыны көйдермәсен, күгебез аяз, тормышыбыз имин һәм мул булсын!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, котлау сүзләре әйтеп, уңышлар теләде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Сәфәров, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов үз чыгышларында илнең патриотлары булырга чакырдылар, бәйрәм белән котладылар.
Сугышта һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, салют яңгырады.
Соңыннан республика һәм район сәнгать осталары концерт куйды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз