Өченче буын Университеты эшли

2014 елның 16 мае, җомга
Өченче буын Университеты эшли
Күптән түгел Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе каршында пенсионерлар өчен өченче буын Университеты эшли башлады. Инде бүген бер төркем пенсионерлар, район мәгариф идарәсенең компьютерлар сыйныфында заманча техника белән эшләргә өйрәнеп, сертификат алды. Сертификат алу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рина Бәдриева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина, “Россия пенсионерлар берлеге” җәмәгать оешмасының Арча районы бүлекчәсе рәисе Сания Камалетдинова катнашты. Пенсионерлар район җитәкчелегенә, үзләрен компьютер дөньясына алып кергән район мәгариф идарәсе баш белгече Илшат Фәйзуллинга бик рәхмәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International