Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сак булыгыз: талпан
2014 елның 16 мае, җомга
Сак булыгыз: талпан
Әңгәмәдәшебез — “Роспотребнадзор” Идарәсенең Биектау бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Шәйхуллина.
— Эльвира Гаделҗановна, май аенда табигатькә чыгу чоры башлана. Чир таратучы талпаннан сакланырга кирәклеген искә төшерсәгез иде.
— Чыннан да, талпан куркыныч бөҗәк. Талпан тешләсә, ул энцефалит, боррелиоз һәм башка йогышлы чирләр йоктырырга мөмкин.
— Бу чирләр турында тулырак аңлатсагыз иде.
— Талпан энцефалиты йоккан очракта үзәк нерв системасына зыян килә. Чир хәтта сиздермәскә дә мөмкин. Әмма аның үлемгә яки кул, муен мускулларын параличлап, инвалидлыкка чыгаруы, эпилепсиягә, акыл зәгыйфьлегенә китерүе ихтимал. Ә талпан боррелиозы хәрәкәт аппаратын, нервка һәм йөрәк–кан юлларына зыян сала, озак вакытка эшкә яраксызга, инвалидлыкка чыгара.
— Аларның билгеләре нинди?
— Әлеге чирләрнең беренче билгеләре үзара охшаш. Аларның яшерен чоры 1–2 көннән 40 көнгә һәм аннан да күбрәккә дәвам итәргә мөмкин. Авыруның температурасы 37,5–38 градуска кадәр күтәрелә, хәлсезлек күзәтелә, укшыта, баш авырта, тынычсызландыра. Талпан тешләсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Диагноз никадәр иртәрәк куела, чир шулкадәр тизрәк дәвага бирешә. Бу чирләр хроник төс алырга да бик мөмкин.
— Талпаннан саклану чараларын истә тотарга кирәк.
— Әйе. Табигатькә махсус кием белән чыгарга киңәш ителә. Киемне бигрәк тә химик препаратлар белән эшкәртү нәти-җәле. Әгәр дә махсус кием юк икән, талпан үтеп керә алмаслык итеп киенү зарури. Өске киемне чалбар эченә әйбәтләп тыгарга, җиңнәр, чалбар балаклары шулай ук бөҗәк үтеп керә алмаслык итеп төймәләнсен, бәйләнсен яки җыелып аяк киеме эченә тыгылсын, оекбашларның резинасы тыгыз булсын. Капюшонлы кием кисәң, әйбәтрәк. Капюшонны башка киеп куясың, яулык бәйләсәң, аны яка эченә кертергә кирәк. Талпан күренә торган бер төстәге киемнән булсаң, яхшырак.
— Без, гадәттә, талпан агач өстеннән сикерә дип уйлыйбыз.
— Юк, бу ялгыш фикер. Талпан түбәннән югарыга үрмәли. Бу бөҗәк урманның түбән өлешеннән үзенең корбанын сагалый. Нәкъ менә үлән арасында алар кояш кыздыруыннан саклана һәм анда аларга “азык” очратуы да уңайрак.
— Табигатьтә талпан эләкмәдеме икән дип, үзеңне һәм бер–береңне тикшереп тору кирәктер, минемчә.
— 1,5–2 сәгать саен үзеңне һәм бер-береңне талпаннан тикшереп торырга кирәк. Талпан шунда ук тәнгә берекми. Гадәттә, алар тән юка һәм йомшак урыннарны сайлый: колак арты, муен, култык асты, башның чәчле өлеше. Гәүдәнең башка урыннарында да очратырга мөмкин аларны. Кабатлап әйтәм, талпан тешләсә, кичекмәстән табибка барырга кирәк.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз