Фән патшалыгы җирендә

2014 елның 16 мае, җомга
Фән патшалыгы җирендә
Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бер тамыры — Бибимәмдүдә белән бертуган (әтиләре бер, әниләре башка) Саҗидә апасының оныгы Айрат Зәбиров Арчада яши икән. Бу турыда без Арчаның 1нче мәктәбендә фәнни конференциядә татар теле һәм әдәбияты секциясендә катнашканда белдек.
Мәктәпнең 4–11 сыйныф укучылары “Фән. Иҗат. Алгарыш” фәнни–практик конференциясендә үзләренең иҗат җимеше — фәнни хезмәтләрен бер–берсе һәм жюри каршында яклап, белем-нәренең дәрәҗәсен бәяләтү бәхетенә ирештеләр. Арча педагогика көллиятендә белем бирүче укытучылар, фән кандидатлары, аспирантлар, мәгариф идарәсе методистлары, югары категория-ле укытучылардан торган таләпчән жюри белемне энә күзеннән үткәреп бәяли.
Элек-электән ныклы белем базасы булуы белән дәрәҗәле, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче мәктәптә шундый чаралар еш уза. Фән көне быел мәктәптә тәүге тапкыр яңалык буларак үткәрелсә, киләчәктә аны ел саен дәвам итәргә ниятлиләр. Балаларның фән дөньясына ныклы адымнар белән атлап керергә этәргеч бирү, белемгә омтылышны тагын да көчәйтү максатына корылган тарих һәм туган якны өйрәнү, инглиз, татар теле һәм әдәбияты, рус филологиясе һәм сәнгате, төгәл һәм табигый фәннәр секцияләрендә 40 укучы катнашты.
Укучыларның эзләнүләргә, уйлануга, иҗат итүгә нигезләнгән, күп тырышлык, вакыт бәрабәренә башкарылган хезмәт-ләре нәтиҗәсез калмады, аеруча яхшы бәяләнгәннәренең хезмәте өчен дипломнар бирелсә, башка катнашучыларга сертификат тапшырылды. Хәтта 11 сыйныф укучысы Диана Мифтахетдинованың хезмәте республика күләмендә якларлык фәнни хезмәт дәрәҗәсенә тиң дип бәяләнде.
Татар теле һәм әдәбияты секциясенә килгәндә, рус телендә белем бирүче мәктәптә 8 укучының ана телендә фәнни эш язуы һәм аны әдәби телдә яклавы безнең өчен куанычлы күренеш булды.
— Укытучыларыгыз сезгә дөрес юнәлеш биргән, — дип бәяләде Арчаның 2нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева һәм шушындый җитди эшкә алынганнары өчен укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бүген жюри составындагыларның күбесе үзләре өчен яңа мәгълүматлар алуы турында әйтте. Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, башкарылган хезмәтләрдән канәгать калдылар. Фәнни эш язганда таләп ителгән кагыйдәләр буенча җитешсезлекләрне укучылар киләчәктә төгәл-ләячәк. Беренче коймак һәрвакыт төерле була. Ләкин нәтиҗәләр куанычлы. Димәк, җитешсезлекләр белән көрәшеп киләчәккә ныклы юл салыначак. Фән патшалыгы мәктәптә ныклап тамыр җәеп, үз максатларына ирешүдә бар көчен куячак.
Розалия САФИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International