Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тиздән җәйге каникуллар
2014 елның 16 мае, җомга
Тиздән җәйге каникуллар
Әңгәмәдәшебез — район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Гарифуллина.
— Миләүшә Мансуровна, балаларның җәйге каникулы файдалы, кызыклы һәм хәвеф–хәтәрсез үтүе барыбыз өчен дә әһәмиятле.
— Балалар, беренче чиратта, ата–ананың игътибар үзәгендә булырга тиеш. Әмма каникул вакытында ата–аналар эштә булу сәбәпле, балалар, өйдә әби–бабай, абый, апа булмаса, көннәр буе карау-чысыз кала. Алар каникулда ни белән шөгыльләнә — бу мәсьәләне хөкүмәтебез күз уңында тота. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2014 елның 14 апрелендә “Балаларның һәм яшьләрнең ялын, аларны сәламәтлән-дерүне һәм шөгылен оештыру турында” карар кабул итте. Бу турыда район башкарма комитеты да карар кабул итте. Шулар нигезендә районда бик күп чаралар оештырылачак.
— Балаларны нинди кызыклар көтә?
— 1 июньнән гомуми белем учреждениеләрендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак. Балалар 21 көн ял итәчәк. Бу инде дүрт стена арасында уку түгел, ә бәлки иркенгә чыгу һәм шул ук вакытта белем туплауны да онытмау. Һәм тагын 1 июньнән мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары да үз эшен башлап җибәрәчәк. Ул 18 көн дәвам итәчәк. Шулай ук 1 июньнән Носы мәктәбе базасында палаткаларда ял итү лагере ачылачак. Анда туризм белән мавыгучыларны төрле кызыклар көтә.
— Узган ел палаткаларда ял итү Апаз мәктәбе базасында оештырылды. Быел — Носыда...
— Палаткалар корып ял итү төрле мәктәпләрдә оештырылырга мөмкин. Узган елларны Төрнәле, Түбән Мәтәскә, Лесхоз, Апаз мәктәпләре базаларында, быел менә Носы мәктәбе базасында үткәрелә ул. Бу төр ял итүне балалар ярата.
— Районда Шурабаш мәктәбе базасында эшләп килүче “Шатлык” сәла-мәтлек лагере турында ни әйтерсез?
— Шурабаш мәктәбендә төзекләндерү эшләре булу сәбәпле, быел “Шатлык” лагере Сеҗе һәм Яңа Кенәр лицее базаларында эшләячәк.
— “Шатлык»та быел нинди дә булса яңалык булачакмы?
— Техник иҗат белән кызыксынучыларга Укучылар сараеннан белгечләр, сәләтле балалар килеп бергәләп өйрәнү, иҗат итү оештырылачак.
— Анда балалар кунып ял итәчәк. Шартлар тудырылганмы, көннәре файдалы һәм кызыклы үтәрме, ата–ана баласы өчен тыныч була аламы?
— “Шатлык” лагере оештырылачак Сеҗе һәм Яңа Кенәр лицеенда ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Мунча, душ булачак. Балалар өчен бигрәк тә әһәмиятле спорт мәйданы һәм җиһазлары бар. Арча педагогика көллиятеннән әзерлекле студентлар эшләячәк. Укытучылар, медиклар, полиция һәрвакыт янәшәдә булачак. Программа үтәлеше тикшерелеп торачак.
— Без районда үтәчәк чаралар турында сөй-ләштек. Ә балаларны республика күләмендә нинди кызыклар көтә?
— Районнан 30 бала диңгез буенда Анапада ял итеп кайтачак. Сәләтле балаларга, гомумән, теләге булганнарга, республика күләмендәге лагерьларның да ишеге ачык. Сәламәтлеге йомшаграк балаларга шифаханәләрдә, авыр хәлле, тәрбиягә кыен бирелүче яшүсмерләргә социаль яклау бүлеге яр-дәме белән әйбәт шартлар тудырылган лагерьларда ял итү мөмкинлеге дә бар.
— Әти–әниләргә теләк-ләрегез.
— Бүгеннән үк баланың каникулын алдан планлаштырып куярга кирәк. Баланы район, мәктәп яны лагерьларында ял иттерәсең килә икән инде, сыйныф җитәкчесе белән сөйләшү сорала. Ә инде республика күләмендәге лагерьлар, диңгез буенда ял итү турында кызыксынучылар булса, район мәгариф идарәсенә шалтыратып, минем белән элемтәгә керергә кирәк. Телефон: 3-30-12.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз