Бер күреп сөйләшүгә ни җитә?!

2014 елның 16 мае, җомга
Бер күреп сөйләшүгә ни җитә?!
Рязань шәһәрендәге 62632–В хәрби частенда хезмәт итүче Кече Әтнә егете Зөлфәт Шәрәфиев өчен 20 яшь тулган көне гомергә сагынып искә алырлык булып калыр. Бердән, ул бәйрәмен армия сафларында каршы алса, икенчедән, нәкъ менә шушы көнне егет телекүпер аша әти-әнисе белән аралашты.
Әлеге частьта өч якташ: Зөл-фәттән тыш, Орнашбаштан Әнәс Локманов һәм Әтнә районы Кышлау авылыннан Алмаз Хәйбуллин хезмәт итә. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Әтнә һәм Арча районнары буенча бүлеге коллективы, аларның якыннарына, туганнарына да бәхетле мизгелләр бүләк итеп, телекүпер аша күрештерде. Уллары белән сөйләшү әти–әниләргә әйтеп бетергесез бәхетле мизгелләр бүләк итте. Хәтта күз яшьләренә дә ирек бирде ул хисләр. Телефон аша көн саен сөйләшеп торсалар да (көнгә икешәр дә, диләр), үз күзләрең белән күреп, йөрәк парәңнең исән-имин булуына инану бөтенләй башка.
Егетләр һәрберсе илебез алдындагы хәрби бурычын үтәргә үз теләге белән киткән.
Совет чорында армия мәктәбен узу бик дәрәҗәле саналса да, соңгы дистә елларда хәрби бурычны үтәргә төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә ничек тә бармый калу ягын карый башлаганнар иде. Ләкин хәзер хәлләр үзгәрде, дип ышандыра хәрбиләр (хезмәт итүче егетләр үзләре дә шулай ди) һәм бүгенге армиянең уңай якларын гына әйтәләр, “дедовщина”га да урын юк, кайбер частьта җәберләү-ләрне булдырмас өчен солдатлар яши торган бүлмәгә видеокамераларга кадәр урнаштырылган, дип ышандыралар. Армиядә хезмәт итүче егетләрнең әти–әниләре белән сөйләш-кәндә һәммәсе иң элек ашау ягын мактый.
Телекүпергә килгән Зөлфәт Шәрәфиевнең әти-әнисе дә улларының уңай шартларда хезмәт итүенә сөенеп бетә алмый. “Мин үзем дә бик әйбәт шартларда, Германиядә хезмәт иттем. Улым кайда эләгер дип борчылган идем. Бүген, кара-каршы сөйләшкәч, күңелем тынычланып калды. Улыбыз тазарып, матурланып киткән, әйбәт шартларда яшәүләре күренә”, — ди әтисе Нәкыйп абый.
Әнәс Локмановның әнисе дә улындагы уңай үзгәрешләргә сөенә. Менә нинди файдалы яклары бар ул телекүпернең. Әти-әниләр ант кабул итү тантанасына бара алмаса да ( сагыну хисен җиңү авыр булачак, дип уллары килмәскә кушкан), күреп аралашуга иреште алар.
Тагын бер яхшы ягы — телекүпер аша хәрби комиссар командирлар белән егетләр турында фикер алыша.
Кайда гына хезмәт итсәләр дә, безнең егетләрнең ныклы әзерлек белән килгәненә рәхмәт әйтәләр. Моны хәрби комиссариатка килгән хатлар һәм телекүперләрдә аралашулар раслый.
Эшеңнең нәтиҗәсен күрү һәм шуның белән кешегә файда китерүдән дә рәхәт хис бармы икән?! Телекүперләр киләчәктә дә күп гаиләләрне шатландырыр. Бары еллар тыныч булсын да, илләргә иминлек иңсен. Бүгенге очрашуда Рәмис хәзрәт тә егет-ләрнең исән–имин булуын теләп дога кылгач, Аллаһы Тәгаләдән шуларны сорады. Армиягә барып кайткан егет чын егет инде ул. Бүген аралашкан егетләр тагын 7 айдан туган якларга әйләнеп кайтыр көннәрен зарыгып көтә.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International