Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Безнең кадерле ветеран” проекты
2014 елның 16 мае, җомга
“Безнең кадерле ветеран” проекты
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында сугыш ветераннарының сәламәтлеген саклау һәм аларга медицина ярдәме күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Шушы максаттан “Безнең кадерле ветеран” дигән республика социаль–гуманитар проеты эшли башлады.
Анда сугыш ветераннары һәм инвалидлары өчен дәвалау учреждениеләрендә махсуслаштырылган палаталар булдыру һәм аларда авырулар дәвалану өчен иң уңай шартлар тудыру турында сүз бара. Татарстан Республикасы дәвалау учреждениеләрендә яхшыртылган шартлар белән 926 урынга 428 махсуслаштырылган палата булдырылган инде.
Безнең Арча үзәк хастаханәсендә дә шундый ике палата бар. Берсе хирургия, икенчесе йөрәк–кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгендә. Ишектән керүгә үк алардагы уңайлылык күзгә ташлана. Ике урынлы. Чиста, якты, җылы, иркен. Шунда ук юыну урыны, салкын, җылы суы бар. Күпфункцияле ятаклар, өстәл, кием–салым шкафы, урындыклар, телевизор, радио, сәгать, суыткыч, чәйнек, чәй сервизы, урыннан тормыйча гына табиблар, шәфкать туташларын чакырту өчен махсус төймә һәм башкалар бар.
—Ел башыннан әлеге палаталарда 30 кеше ятып чыкты. Бәйрәм алларыннан гына да 6 кешегә стационар медицина ярдәме күрсәтелде. Хастаханәдән чыгар алдыннан һәрберсенә бүләк бирдек,—ди дәвалау буенча баш табиб урынбасары Гөлсинә Исламова. — Моннан тыш ветераннарга амбулатор ярдәм дә күрсәтелә. Поликлиникада алар чиратсыз участок табибларына күренә. Ә йөри алмасалар, табиблар өйләренә бара. Авылларга да чыгалар. Шунда ук анализлар алына, УЗИ үткәрелә. Стационарда дәвалау таләп ителсә, хастаханәгә алып киләләр.
Күлтәстән сугыш ветераны Га-рәфетдин Зиннуров хирургия бүлегендәге махсуслаштырылган палатада яткан. Кызы Рәмлә дә янында булган.
—Мин 1927 елгы. Яшь бар. Моңарчы сәламәтлегемнән зарланмадым. Соңгы вакытта бирештем. Атлый алмадым. 10 көн дәвамында дәваладылар. Уколларын да кададылар, тиешле даруларын да бирделәр. Безнең өчен иң кыйммәтлесе — игътибар һәм ихтирам. Вакытында, яхшы итеп карыйлар, бик ягымлылар, тәмле ризыклар әзерлиләр. Палатада үз өеңдә кебек уңайлы. Бөтен шартлар тудырылган. Чиста, көнгә 2–3 тапкыр идәнне генә сөртеп алалар. Мондый мөгамәләдән мин бик канәгать. Табибларга, шәфкать туташларына олы рәхмәтемне белдерәм, — ди сугыш ветераны.
“Безнең кадерле ветеран” проекты 3 этапта барып, 2015 елның маена кадәр дәвам итәчәк. Бу атнада район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рина Бәдриева, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе, районның баш архитекторы Рөстәм Хәбибуллин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Тәлгать Баһаветдинов катнашындагы комиссия ветераннар өчен әзерләнгән махсуслаштырылган палаталарны карады.
— Бүгенгә бу 2 палатаны камилләштереп бетерәсе бар. Икесенә дә душ кабинасы һәм култыксалар белән унитазлар куелачак. Дөрес, бәдрәф палата каршында гына, әмма без ветераннарга тагын да уңайлырак итәргә тырышабыз. Аннан терапия бүлегендә тагын бер палата булдыру күздә тотыла. Анысын ныклап төзек-ләндерәсе бар, — диде баш табиб.
— Моның өчен иганәчеләр булышлыгы, хәйрия эшен җәелдерү кирәк. Оешмалар да бу эшкә тартылачак. Сугыш ветераннарына ярдәм итү — һәрберебезнең изге бурычы, —диде Любовь Осина.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз