Үсеп килә батырлар оныклары

2014 елның 16 мае, җомга
Үсеп килә батырлар оныклары
Быел Бөек Җиңүнең 69нчы язын билгеләп үттек. Берлинда Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байрак кадаган көн ерагайган саен, йөрәк өшеткеч сугыштан исән кайтканнар саны кими бара. Яңасала авыл җирлеге территориясендә бүгенге көндә бары бер сугыш ветераны калган.
Яңасалада гомер итүче Мисбах Мифтахов яшь буын өчен үрнәк булып тора. Ә Каенсарда фронттан исән–сау кайтканнарның берсе дә юк инде. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин һәлак булганнар истәлегенә биредә обелиск куйдыру турында күптәннән хыялланган. Егет сүзе бер була, диләр. Менә бит, фикердәшләр дә тапкан. Каенсарда туып–үсеп, хәзер Арчада яшәүче эшмәкәр Хәбир Котдусов шунда ук җиң сызганып эшкә тотынган.
—Үземнең дә уемда бар иде. Уйлаштык та, озакка сузмаска булдык. Теләк кенә кирәк икән, бер атна дигәндә обелискны торгыздык. Минем оешмада, нигездә, шушы авыл егетләре. Аларга бер әйтү җитте. Чын күңелдән, бик тырышып эшләделәр. Сугышта һәлак булган авылдашларым хатирәсе генә түгел, яшь буын өчен бик зур тәрбия чарасы да бу. Минем үземнең дә әти фронтка киткән. Соңгы көненә кадәр сугышкан. Исән–сау кайткан. 70 яшенә кадәр колхоз эшендә булды. Күптән вафат инде. Әни белән бер–бер артлы киттеләр. Әмма төп нигез таркалмады, анда энекәш яши. Бу обелиск сугышта һәм аннан кайткач һәлак булганнар рухына барып ирешсен,—ди Хәбир Котдусов.
Бу аның авылы өчен башкарган беренче изге эше генә түгел. Казанның төзелеш ширкәте җитәкчесе, шушы җирлек депутаты Фердинанд Хөснетдинов белән мәчет төзеткән, Каенсар зиратын чистарттырган. Ә 8 май көнне мәктәп каршында ул төзеткән обелискны ачу тантанасы булды. Авылның бар халкы — олысы, кечесе катнашты анда.
—Шушы авылдан чыккан, яу кырында башларын салган, авылга җиңү алып кайтып, инде вафат булган каһарманнар истәлегенә куелды бу обелиск. Анда барысының да исеме язылган. Күпме еллар үтеп, күп сулар акса да, алар һәрчак безнең күңелләрдә,—диде авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин һәм тыл ветераннарына илебез һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу олы бүләккә тылда көнне–төнгә ялгап эшләгән хезмәт ветераннары Мәгъфүрә Гайнетдинова, Минҗиһан Вәлишина, Минневәли Хөснетдинов, Клара Борһанова, Гөлбаһар Абдуллина, Гөлҗамал Бәдретдинова, Минҗофар һәм Миндияр Исламовлар, Гыйльмениса Камалиева лаек булды.
—Әтиемне Арча хәрби комиссариатыннан үзем озатып калдым. — Башта Суслонгерга, аннан фронтка җибәрделәр. Сталинград өчен сугышта һәлак булды. Кечкенәдән колхозда эшләдек. Аллага Шөкер, хәзер тормышлар яхшы. Тынычлык кына булсын,—ди Мәгъфүрә Гайнетдинова.
Ул көнне обелиск ачу тантанасы үзе бер бәйрәмгә әверелде. Авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл алдына чәчәк бәйләмнәре салып, һәлак булган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, укучылар һәм укытучыларга сүз бирелде. Тыл ветераны Нурия Хаҗиәхмәтова күргән-нәрен бәйнә–бәйнә сүрәтләп язган шигырен укыды, хезмәт ветераны Сәвия Газизова яраткан җырын башкарды, шушы округ депутаты Фердинанд Хөснетдинов, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тәлгать Җәләлетдинов авыл халкын олы бәйрәм — Җиңү көне белән котлады. Соңыннан тыл ветераннары өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International