Сабантуй якынлаша

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Сабантуй якынлаша
22 майдан 29 майга кадәр Арча шәһәрендә гүзәл бәйрәмебез Сабантуйга бүләк җыю оештырыла. Милли киемдәге кызлар, егетләр, мөхтәрәм абый, апалар гармунда уйнап, җырлап, кичке сәгать 6дан 10нчы яртыга кадәр һәркайсыбызга исәнлек-саулык, йортыбызга иминлек, бәрәкәт теләп, бүләк җыеп, урам әйләнерләр. Әйдәгез әле, милли бәйрәмебез Сабантуй рухы алып килүчеләрне ачык йөз, тәмле тел, матур бүләкләр белән каршы алыйк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International