Эшче һөнәрен кем сайлар?

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Эшче һөнәрен кем сайлар?
Соңгы елларда егетләр һәм кызлар мәктәпне тәмамлау белән югары уку йортларына керү ягын карый. Сүз дә юк, белем һәркайда кирәк. Тик бар да инженер, я архитектор, я булмаса конструктор булып бетсә, эшче һөнәрен кем сайлар?
Татарстанның хезмәт базарында бүген эшче һөнәр белгечләре — ташчылар, токарьлар, бетончылар, фрезерчылар һәм башкалар җитешми. Быелның 1 апреленә 41 мең ваканция булса, шуның 30 меңе эшче һөнәрләргә туры килә. Хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне җитештерү предприятиеләренә тартуны күздә тотып үткәрелә дә инде эшче һөнәрләр буенча ачык милли чемпионат. Аның беренчесе 2013 елда Тольяттида булган һәм анда Россиянең 42 субъектыннан 22 һөнәр буенча 306 кеше катнашкан. Эшче һөнәрләр буенча икенче ачык милли чемпионат 16 майдан 20 майга кадәр Казанда үтте һәм анда инде Россиянең 50 төбәгеннән килгән урта махсус уку йортларында белем алучы 400дән артык егет һәм кыз 35 һөнәр буенча осталыгын күрсәтте. Араларында ташчы, бетончыдан башлап, чәчтараш, пешекче, стилистка кадәр бар. Шунысы да игътибарга лаек, Татарстан командасы биредә иң зурысы һәм ул 70 кешене берләштерә.
Эшче һөнәрләр буенча икенче ачык милли чемпионатны ачу тантанасы Универсиада авылының халык- ара мәгълүмати үзәгендә булды. Ә төп чаралар “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә үтә. 16 май көнне биредә Татарстан районнары “имтихан тотты”. Һәр район үз төбәгенең бизәге, традициясе булган эшче һөнәрләр буенча күргәзмә оештырган иде. Сабалар урман хуҗалыгында эшләнгән агач кашыклар, самавыр, савыт–саба тәкъдим итсә, Мамадышлар балык тоту өчен ятьмәләр үрергә оста икән. Лаештан яшь кенә егет тимерне чокып искитмәле фигуралар ясый, “үзлегемнән өйрәндем, миңа ошый”,—ди. Кукмара яклары үзләрендә эшләнгән савыт–саба, итекләр белән дан тота, питрәчлеләр әнә кызыл балчыктан ниләр генә әвәләми, Актүбә һәм Азнакайда күз явын алырдай матур курчаклар ясыйлар. Безнең Арча ягы исә читек, түбәтәйләре белән Татарстанга, Россиягә генә түгел, чит илләргә дә таныш. Бу юлы да Арчаның милли бизәкләр төшерелгән искиткеч матур читекләре, чүәкләре, татар халкының милли киемнәре бик күпләрне сокландырды.
—Мин 10 сыйныфтан бирле чүәк чигәм. Озак еллар милли аяк киемнәре фабрикасында эшләдем. Аннан соң да бу эшемне ташламадым. Айрат Солтанов җитәкләгән кечерәк кенә бер оешмада без читекләр, чүәкләр, түбәтәйләр, мылтык чехоллары, сумкалар кисәбез, тегәбез, төплибез, чигәбез. Коллективта 7 генә кеше, барысы да үз һөнәрләренә бирелгән,—ди Арчадан Илсөя Әхмәдиева.
Ә Ләйсән Алмаева икенче мәктәп укучылары технология дәресендә чиккән әйберләрне алып килгән. “5—8 сыйныф укучылары чигү белән теләп шөгыльләнә. Хәзерге вакытта алар укытучылары Гөлназ Ибраһимова җитәкчелегендә мәктәптә эшләп килүче ансамбль өчен камзуллар чигә”,—ди Ләйсән. Өлкән чигүчеләргә яшь алмаш үсеп килүе куандыра. Димәк, бу һөнәрнең килә- чәге бар.
7нче мәктәп укытучысы Альбина Зыятдинова, капроннан аппликацияләр ясап, татар хатын–кызлары өчен яулыклар тегә. Матур, үзенчәлекле. Төрле формада. “Мәктәптә атнага бер сәгать түгәрәк тә алып барам. Балалар бик теләп шөгыль-ләнә. Үзем эштән соң тегәм. Сораучылар күп. Өйрәнгә-нең үзең өчен бит. Яшьләрдә кечкенәдән эшче һөнәрләр-гә мәхәббәт тә тәрбияләнә”,—ди ул.
Һәр хезмәт тә яхшы, телә-гәнеңне сайлап ал. Әлеге чарада катнашып, районнар “төзегән хуҗалыкларны” карап йөргән һәркем шундый фикергә килде. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Премьер–министр урынбасары—Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар район башлыгы Алмас Назиров җитәкчелегендәге арчалылар “биләмәсенә”, Арча үзешчәннәренең матур чыгышларына да югары бәя бирде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International