Җирсү хисе Арчага алып кайта

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Җирсү хисе Арчага алып кайта
“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, гадәтенә тугры калып, быел да үзе белем алган Арчаның 1нче мәктәбенә кунакка килде. Мөхтәрәм кунакны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рина Бәдриева һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов озатып йөрде.
Узган ел Ирек Җәүдәт улы “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында мәктәпкә мультимедиа комплектлары, телевизор, фотоаппарат, видеокамера, маркерлы магнитлы такта һәм компьютер сыйныф бүләк иткән иде. Быел да бүләкнең саллысын сайлаган — татар теле кабинетына 400 мең сумлык җиһаз тапшырды.
1нче мәктәп, гомумән, Арча җире Ирек Җәүдәт улы күңелендә бары якты хатирәләре белән генә яши. Шуңа күрә ул безнең якларга сагынып кайтуын һәм күңелендәге аерылгысыз җирсү хисен басып китүен әйтә. Әле мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк ишегалдындагы Укытучы һәйкәленә чәчәкләр кую, аннан белем учагының аның эзләрен саклаучы коридорларыннан үтү, сыйныф җитәкчесе Елена Герасимова белән күрешү җитәкче өчен әйтеп бетергесез хис–кичерешләр тудыра. Укучылар белән түгәрәк өстәл рухындагы җанлы әңгәмә барышында ул әнә шул “серләрен” чиште. Рус теле һәм әдәбияты кабинетында укытучысы Елена Семеновна уздырган дәрестә укучы булып дәрес тыңлавы хатирәләрен еракларга илтсә, татар теле кабинетында укучыларның интерактив тактада каләмсез, бармаклары ярдәмендә генә эшләвен күрү һәм кәгазь көндәлекләрнең инде кулланыштан төшеп электрон рәвешкә әйләнеп баруын белү элеккеге укучыны гаҗәпкә калдырды. Мәктәп укучылары җыр–биюле чыгышлары аша элеккеге укучыга үзләренең татар, рус һәм инглиз телләрен камил белүләрен күрсәтте.
Мәктәп коллективы да Ирек Җәүдәт улына истәлек бүләге әзерләгән. Директор Эльмира Сафина аңа сыйныфташлары белән бергә, дәрестә утырган чакларын чагылдырган фотоларны бергә туплаган фотосүрәт-ләр җыелмасы бүләк итте, Рина Бәдриева мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Рәхмәт хатын тапшырды.
Соңыннан Ирек Җәүдәт улы “Арча хәбәрләре” газетасында булып эш барышы, борчыган мәсьәләләр белән танышты һәм үзе-нең киңәш–тәкъдимнәрен бирде.
Мәктәп елларында һәр-кемнең күңел түрендә “Үскәч кем булырга!” дигән хыяллар бөреләнә башлый. Ирек Миңнәхмәтов директор булырга хыялланган. Нәтиҗәсе — күз алдында. Хыялын тормышка ашыруда тәрбия биреп юл күрсәтүче мәктә-бенә рәхмәтле җитәкче һәм онытмыйча, һәрвакыт элемтәдә торуы, ярдәм итүе дә юкка түгел. “Арчаның 1 нче мәктәбе минем кеше буларак формалашуыма зур йогынты ясады”, — ди. Ирек Җәүдәт улының изге гамәле күпләргә үрнәк. Аның үзе укыган мәктәбенә булышуын ишетүче–күрү-челәр, һичшиксез, үзләре кайчандыр белем алган туган мәктәпләренең яшәеше белән кызыксынмый калмас.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International