Ямен җибәрәләр

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Ямен җибәрәләр
Тормышыбызның ничек үзгәргәнен матур табигатебезне бозып яткан чүплекләргә карап та чамалап була.
— Өй салырлык материал бар анда, — ди бер танышым.
Чыннан да шулай. Сүтелгән буралар, такта, пыялалары исән тәрәзә рамнары.
Беркөн Казилегә төшеп барам. Алдагы “Жигули” машинасы зур көпчәк өстери, “Т–150” тракторыныкымы шунда. Кызык булып китте, бау өзелеп туктаган арада сөйләшеп алдык.
— Берәрсеннән төшеп калганмы әллә? — дим.
— Менә чүплеккә китереп ташлаганнар, хуҗалыкта кирәге чыгар әле.
Экологлар әйтүенчә, машина көпчәкләрен чүплеккә ташлау тыела, алар утильләштерү үзәкләренә тапшырылырга тиеш. Машина, трактор баллоннарыннан менә дигән чәчәк клумбалары ясап була. Күтәртебрәк куеп, черемә, туфрак салып кыяр үстерүчеләр дә бар, уңышын җыеп бетерә алмыйсың!
Ярар, әле болары чүплеккә барып җиткән. Төньяк территориаль идарә җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтов, гомумән, кыргый очрак турында сөйләде.
—Үтеп барганда автобус тукталышы янында торган машинага игътибар иттем, — диде ул. — Тавык сатып йөри торган машина хуҗасы басу ягына тавык үләксәләре ыргыта. Хәйран иде алар, фотога да төшердем, кире төяттем.
Районның экология комиссиясе икеайлык барышында шәһәр, авылларда йөреп тәртип бозучыларга карата 51 беркетмә төзегән. Әлеге беркетмәләр районның административ комиссиясе утырышында каралып, гаеплеләргә җәза бирелә. 30 апрельдә, 13 майда үткәрелгән утырышларда каралган беркетмәләрдән күренгәнчә, күпләр төзү материалларын капка төбендә саклый. Штерә Иске Чүриле, Иске Ашыт, Сарай–Чокырча, Иске Масра авылларыннан, Арча шәһәреннән берничә кешегә шуның өчен икешәр мең сум штраф салынды.
Төзү алып баручыга, үзидарә органыннан рөхсәт булганда, сүз әйткән кеше юк. Чөнки төзелеш вакытлы гына, ә такта–бүрәнәләрен кисәтә торып та алмаучыларга штраф түләргә туры килә.
19 майда экология комиссиясе Яңасала һәм Каенсар авылларында булды. Авылларның үзендә әкренләп тәртип урнашып килә. Ә менә “Нива” ширкәтенең терлекчелек фермалары, машина–трактор паркы территорияләре коточкыч хәлдә. Коймаларның булганы да ауган, җимерелгән, совет заманындагы тораклар тузган, ишекләр каерылган. Иң куркынычы — фермалар чын мәгънәсендә салам эчендә калган. Җирдә утын, такта, хайван башы сөякләре, тагын әллә нәрсәләр аунап ята.
—Тикшерүчеләр күп, эшләргә кеше юк, — ди ширкәт җитәкчесе Айдар Вальщиков.— Хәзер миңа чәчү мөһимрәк, чәчү беткәч, карарбыз.
— Икеайлык 1 апрельдән башланды бит, ул вакытта чәчү юк иде.
— Ул вакытта да кеше юк иде.
Биредә санитария–экология, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сугучы юк. Инспекторлар беркетмә төзеп аны административ комиссиягә тапшырды. Мондый хәл дәвам итә алмый, аңа чик куелырга тиеш.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International