Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яшьлек сукмагыннан — бриллиант туйга
2014 елның 23 мае, җомга
Яшьлек сукмагыннан — бриллиант туйга
Кешенең гомер агышын бизмәннәргә салып үлчәп булмый. Аның авыр–җиңеллеген адәм баласы үзе генә белә. 60 ел пар канат булып, иңне–иңгә куеп гомер итүче Бәдыгетдиновларның тормыш юлы андый үлчәүләрне күп сыйдыргандыр.
Янәшәңдә тормыш мә-шәкатьләрен уртак бү-ләрлек кешең булганда гына шул гомер пар канат булып яшәп була. Түрфән-дә апаның җилләрдән, кар–бураннардан ышыкланыр өчен киң җилкәсе бар — яшьлек яры Тәхәветдин абый һәрвакыт янәшәсендә. Бер күрүдә аңа кияүгә чыгып ялгышмаган ул. Инде ярты гасырдан артык гомер узса да, әнә шул еллар сагындырып, күз алдында бүгенгедәй якты булып саклана.
Тәхәветдиннең Югары Мәтәскәгә кыз күзләргә килүе булдымы икән, кунаккамы, ләкин язмыш шушы авылда насыйбын юлына чыгарып куя. Ара ерак, еш күрешү мөмкин түгел, җитмәсә, өйдә дә килен төшкәнне зарыгып көтеп, көн саен шул турыда тәкрарлыйлар. Тотты да кызны ияртеп алып кайтты егет. Холкындагы тәвәккәллеге аңа гел яр-дәмче булды, тормыш юлларын узганда гел шул тәвәккәллегенә таянып яшәде ул. Һәм кызны сайлап Тәхәветдин дә ялгышмады. Үзе белән кара–каршы эшләүче, нинди генә хезмәтне дә ат кебек җигелеп тартучы Түрфәндә белән яшәүләре җиңел булды аңа. Түрфәндәсе дә нинди бит! Яшүсмер еллары сугыш чорына туры килгән кыз 9 яшеннән яшелчәчелектә эшли башлый. Лобогрейкада ашлык суктырулар, урман кисәргә генә дә әллә ничә баруларының авырлыгын үзе генә белә ул.
Алар — сугыш чоры балалары, авырлыкны үз җил-кәләрендә күтәреп, ачлыкны да, ялангачлыкны да җиңә алган буын вәкилләре. Шуңа күрә яңа тормышка да ныклы адымнар белән килеп керәләр.
Тормыш коргач, яңа җирдә дә сынатмаска тырышты Түрфәндә. Печән чабуда яшь киленгә тиңнәр булмый. Тирә–якта данлыклы балта остасы булган ире белән Түрфәндә бер горурланса (чөнки тирә–як авыллардагы йорт-ларның бик күбесенә аның кул җылысы кергән), Тәхәветдине өчен ныклы гаилә тылын саклаучы тырыш хәләленең янәшәдә булуы тормышны алга җи-бәрергә көч өсти.
Балаларын да үзләре үрнәгендә булдыклы, миһербанлы итеп тәрбиялиләр. Гаиләдә әти сүзе — закон. “Безгә киемне буйны, кулларны үлчәп әти алып кайта иде”, — дип сөйли олы кызлары Фәүзия апа. Бәдыгетдиновларның алты баласы да бүген Арчада гомер итә, һәрберсенең үз гаиләсе, үз тормышы.
Балалар үстерү мәшә-катьләре авыр да, күңелле дә, ләкин бала хәс-рәтеннән дә ачысы юк. Төпчекләре игезәкләр булып дөньяга килә гаиләнең. Аларны үстергән еллар, “Их, бер туйганчы йокларга иде”, — дип узган төннәр Түрфәндә апаның хәтер сандыгында үз урынын алган. 9 яшенә кадәр назлап үстергән кызлары — игезәк сыңарының үлеме ана күңеленә мәңгелек яра булып эз сала...
Түрфәндә апа белән Тәхәветдин абый бүген бәхетле картлык кичерә. “60 ел тигез гомер итүнең сере — тату яшәүдә”, — ди алар беравыздан. Ә менә шул татулыкның артына бер–береңә хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре яшеренгән. “Төрле чак була, тик сүзгә килгән чакларда балаларга күрсәтеп ачуланышмадык”, — ди Түр-фәндә апа. Шул хөрмәт хисе гаиләнең гомерлек дустына әйләнеп, өлкә-нәйгәч аеруча ныгый: әңгәмә барышында да алар бер–берсен бүлдерми, берсе әйтеп бетергәнне икенчесе сабыр гына тыңлап тора.
Югары Пошалымдагы төп нигездә икесе генә гомер итсә дә, йортларының кешедән өзелгәне юк. Көн саен диярлек, кирәксә көнгә берничәшәр тапкыр кайта балалар, хәл белешеп, йорт эшләрендә булышып китәләр. Ата белән ана соңгы көннәренә кадәр Аллаһы Тәгаләдән тигезлек, сәламәтлек сорау белән беррәттән, ил–көнгә тынычлык, яшьләргә матур киләчәк сорап ялвара. 60 ел тигез яшәгән парның яшьләргә сөйләр сүзләре күп, бирер киңәшләре изге.
Розалия
ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз