Арча районында яшәүче әфганчылар Изге Болгар җиренә сәяхәт кылды.

2014 елның 23 мае, җомга
Хәрби–интернационалист сугышчылар мөмкинлек булганда еш кына очрашулар оештырып, аралашып яшәргә тырыша. Арча районында яшәүче әфганчылар Изге Болгар җиренә сәяхәт кылды. Изге җир аларны Әлки һәм Спас районнарында яшәүче әфганчылар белән дә күрештерде. Озак еллар бер–берсе белән очрашмаган көрәштәшләрнең сөйләшеп сүзләре бетмәде. Еллар пәрдәсе артында калган уртак хатирәләрне барлап, Болгар шәһәренең үткәнен саклаган урыннарда йөрү, Икмәк музеенда, Ак мәчеттә һ.б. булу хәрби сугышчыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International