Узган якшәмбедә зур тизлектә барган чит ил машинасы “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең юл аркылучы сыер көтүенә килеп керә

2014 елның 23 мае, җомга
Узган якшәмбедә зур тизлектә барган чит ил машинасы “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең юл аркылучы сыер көтүенә килеп керә. Нәтиҗә аяныч: сөтлебикәләр арасында яраланучылар, һәлак булучылар бар, кырыйга очкан машина яраксыз. Ә менә шоферны иминлек мендәрләре саклап калган.
— Балаларның каникуллары да җитә, машина йөртүчеләр юлларда тиешле тизлекне сакласыннар иде, — ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International