Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Вакыйгалар эчендә кайнагыз
2014 елның 23 мае, җомга
Вакыйгалар эчендә кайнагыз
Әйләнә дә килә кышлар, әйләнә дә килә җәйләр... Тагын җәй якынлаша. 2014 елның җәе. Безнең өчен ул икенче яртыеллыкка газета–журналларга язылуның иң кызган чоры.
22 майда традиция буенча почта бүлекчәсендә яңадан Абунәче көне үткәрелде. Быел “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе үзгәреш кертеп, үзендә дә вакытлы матбугатка язылучылар, даими хәбәрчеләре белән очрашу, ягъни, Абунәче көне үткәрде. Рәхмәт, күп кеше килде һәм алар киләчәктә дә район газетасы белән бергә калырга теләвен белдерде. Ул вакытта әле “иске”, ягъни, арзан бәядән (хәзер шулай дияргә генә калды, чөнки газета–журналларга язылу бәясе артты) язылып булды. 22 майда почта бүлекчәсенә бераз шүрләп тә бардым. Интернет, телевидение, сайтка сылтап газеталарга игътибар итмиләр, дип зарлана идек, хәзер шуңа өстәлеп, бәяләр дә арткач, Абунәче көненә килүче булырмы?
Юкка борчылганбыз икән. Бер вакытлы матбугат белән танышып барган кеше аны гомерлек юлдашына әверелдерә. Киләләр, язылалар. Аннан алдан аяк киенеп куярга өлгермәгәннәр өчен бик уңай вариант та бу. Шушы бер көндә яраткан басмаңа да языласың, бүләкләр дә аласың. Мондый форсатны күпләр кулдан ычкындырырга теләмәгән.
Арча почта бүлекчәсендә үткәрелгән Абунәче көне һәрчак үзе бер бәйрәм төсен ала. Бу юлы да почта хезмәткәрләре тырышкан. Һәрберсе иртә таңнан аяк өстендә. Килүчеләрне ишектән үк ачык чырай белән каршы алалар, ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Мондый очракта “күтәреп кенә йөртмиләр” дигән сүз бик туры килер иде. Шуңа әллә каян яңгырап торган музыка тавышы гына түгел, кызларның ягымлы карашлары, тәмле сүзләре дә кешеләрне бина эченә тарта. Үзеннән–үзе аяк шул якка өстери. Ә анда кергәч язылмый чыгып китеп тә булмый. Чөнки кызыктыргыч күренешләр бик күп. Беренчедән, Татарстанда басылган газета һәм журналлар редакцияләреннән килгәннәр. Икенчедән, буш кул белән түгел. Яратып укыган журналың җурналисты сиңа истәлек бүләге тапшырсын әле. Үзе бер рәхәт бит. Безнең редакция кызлары, мәсәлән, “Сөембикә” журналын көтеп ала һәм бер хәрефен дә төшереп калдырмый укый.
—Мин ул журналны 90нчы еллар башыннан бирле алдырам. Һәр материалы ошый. Бик яратып укыйм,—ди Гөлзия Нәбиуллина.
Шулай ук “Акчарлак”, “Халкым минем”, “Казанские ведомости”, “Шәһри Казан” республика газеталары вәкилләре дә ерак юлны якын итеп Арчага Абунәче көненә (бүләкләр белән) кайткан иде.
—Безнең газетага Арча төбәгендә яратып язылалар,—ди “Халкым минем” газетасы баш мөхәррире Гөлназ Шәйхи.—Читтәге, үзебездәге татарлар, сәнгать әһелләре, артистлар тормышы, татар хатын–кызы язмышы һәм башкалар турында язабыз без. Газетабызны алдыручылар “Авылым минем” бәйгесендә катнаша ала. Гомумән, газетабыз кызыклы һәм мавыктыргыч.
Район газетасы турында сүз дә юк инде. Ул күпләрнең яраткан гына түгел, ә өстәл газетасына әверелде. Шулай тиеш тә. Ничек шунда яшәп, районың вакыйгалары белән танышып бармаска мөмкин? Үзе язган мәкаләсенең басылу–басылмавын белү, белдерүләр белән танышу өчен редакциягә керүчеләргә аптырыйм. Мәкалә яз, даими белдерү биреп бар да, газета алдырма инде.
Абунәче көнендә “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе дә үз басмасына язылучыларга бүләкләр тапшырды. Без сезне хөрмәт итәбез, газета укучыларыбыз. Газетабызга язылырга онытмагыз. Безнең белән бергә булыгыз. Вакыйгалар эчендә кайнагыз.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз