Сине монда көтәләр

2014 елның 23 мае, җомга
Сине монда көтәләр
Телеңне йотарлык тәмле ризыклар, тортлар пешерүче буласың киләме? Ә аңа кайда өйрәтәләр, дисеңме? Ул районда бердәнбер уку йорты — Арча агросәнәгать һөнәре көллияте. Игенче булырга да шушында әзерлиләр. Егетләр иген үстерсә, кызлар шул игеннең оныннан искитмәле ризыклар пешерә.
Рамил Гарифуллинның техника турында сөйләгәнен «ачык ишекләр көненә» килгән укучылар йотлыгып тыңлады. Автор фотосы.
Рамил Гарифуллин да шушы уку йортын тәмамлаган. Авыл хуҗалыгы машиналарын егәрләргә өйрәнеп, басу–кырларны иңләп, тургай җырларын тыңлап тәҗрибә туплаганнан соң көллияттә үзенә белем биргән остазлары янәшәсендә студентларны өйрәтү остасы булып эшли башлый. Бүген ул үз тәҗрибәсен һөнәрле булырга теләгән егетләргә тапшыра. Читтән торып Казан дәүләт аграр университетында белем ала Рамил. Көллиятне тәмамлаганнан соң өченче курска кабул ителгән. Көллият җитәкчелеге әнә шундый булдыклы, тырыш егетләре белән горурлана. Чөнки әлеге уку йорты тарихында андый горурланырлыклары күп — 1944 елдан башлап төрле тармакларга 40 меңнән артык белгеч хәзерләп чыгарылган. Социалистик Хезмәт Геройлары Шәрифулла Сәгъдуллин һәм Илсур Шәйхетдинов та көллияттән канат ныгытып очкан шәхесләр. Әнә шундый уку йортында хезмәт итүче Рамил мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларын үзләренә укырга килергә чакырды. Үзе дә: “Үзвакытында монда укуым белән горурланам, — ди. –– Университетта уку дәверендә дә монда алган белемнәрем гел ярдәмгә килә”. Бу сүзләрне ул “Ачык ишекләр көне”нә килгән укучыларга да җиткерде.
16 майда Арча агросәнәгать һөнәри көллияте район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучыларын “Ачык ишекләр көне”нә җыйды. Укучылар көллиятнең укыту бүлмәләре, хезмәткә өйрәтү базасы белән танышты. Студентларның җанлы тормышы, алар кайнаган белем дөньясы, тулай торактагы яшәешләре һ.б. киләчәктә һөнәрле булырга теләүчеләр өчен ныклы карарга килергә этәргеч булмый калмагандыр, мөгаен. Көллиятне тәмамлаган тырыш егет–кызларга югары уку йортларының ишекләре ачык, алар өченче курска кабул ителеп, өч–дүрт ел эчендә югары белемгә дә ия була.
Биредә авыл хуҗалыгы өчен кирәк булган барлык төр эшче кадрларны әзерлиләр: техник–механик, шофер, слесарь, тракторчы, пешекче, кибетче дисеңме... Арчада урнашкан филиалда ташчылар, штукатур, маляр, эретеп ябыштыручылар әзерләнә. Киләсе уку елын көллият тагын да зуррак состав белән каршы алачак — Балтач районында урнашкан училище базасында тагын бер филиалы эшли башлаячак.
Тулай торакта яшәүчеләр, буш вакытларын кул эшләнмәләре түгәрәкләренә йөреп, үзләре өчен яңа һөнәрләр өйрәнә. Ләкин буш вакыт сирәк әлегә үзләренә, республика күләмендә узучы һөнәри, иҗади, үзешчән сәнгать бәйгеләрендә катнашу күп вакыт таләп итә. Балалары биредә укучы әти-әниләрнең күңеле тыныч: балаң гел күзәтүле, өч тапкыр ашаулы, яшәгән җире җылы. Өстәвенә, укытучылар телефон ашамы, күрешепме, һәрдаим элемтәдә тора. Балаң өчен әнә шулай кайгыртып торучылар булганда нинди башка уку йорты турында уйлау! Тиздән мәктәп тәмамлаучы балаларының язмышын кайсы якка җибәрергә дип уйга калучы әти–әниләргә дә шундый киңәштә алар.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International