Кызыклы юнәлешләр бар

2014 елның 23 мае, җомга
Кызыклы юнәлешләр бар
Быел апрель аенда Арча муниципаль район башлыгы каршында Инвестиция советы төзелде. Аның максаты — район территориясендә инвестиция эшчәнлеген җәелдерү, шул исәптән муниципаль һәм дәүләт ярдәме алу өчен инвестиция проектларын тәкъдим итү.
— Район территориясендә районны социаль–икътисадый үстерү максатларына һәм өстенлекле юнәлешләргә җавап бирә торган бердәм инвестиция сәясәте булдыру һәм тормышка ашыру— советның төп бурычларының берсе булып тора, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе стратегик үсешне координацияләү буенча беренче урынбасары Эльмира Хәстиева. — Совет шулай ук инвестиция эшчәнлеге субъектларына инвестиция проектларын тор-мышка ашыруда булышлык күрсәтәчәк, икътисад һәм социаль өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән шәхси бизнес белән власть арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм партнерлык урнаштыру юнәлешендә эш алып барачак.
Район территориясендә инвестиция проектларын тормышка ашырганда административ киртәләрне бетерү чаралары эшләнәчәк.
Бүгенге көндә район территориясендә эшмәкәрлекнең әле җитәрлек үсеш алмаган юнәлешләре бар. Совет барлык тәкъдимнәрне һәм идеяләрне карарга әзер. Аларның районны социаль–икътисадый үстерүгә юнәлдерелгәннәре, лаеклы дип табылганнары республика структураларына тәкъдим ите-ләчәк. Соңгы вакытта шундый өч проектны тәкъдим итү булды инде. Шуларның берсе — агротуризм. Безнең район бу яктан да кызыклы, истәлекле, күрсәтер урыннарыбыз күп.
Иске Чүриле авылына күчеп кайткан Луиза Абдуллаева “Кәҗә бистәсе” проектын тәкъдим итте. Ул кәҗә үрчетү белән шөгыльләнергә, туристларга кәҗә сөте, аннан әзерләнгән продукция тәкъдим итәргә җыена.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International