Яңгырсыз сынау

2014 елның 23 мае, җомга
Яңгырсыз сынау
Узган ел җәйгә чыгуга үтә гомер күккә карап, дип язган идем инде. Быел да эшләр шуңа таба бара.
— Һава торышы былтыргыга бик охшаган, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Май аенда мондый эсселек тору әйбәт түгел, дым юкка чыга, туфрак кибә. Тишелеп чыккан үсемлекләр тизрәк үсәргә омтыла, тамыр системасы ныгый алмый кала, тармаклану урынына көпшәләнү башлана.
Мондый шартларда корткыч бөҗәкләр рәхәт чигә, чүп үләннәр дә үзләрен яхшы сизә, чөнки алар табигать капризларына яраклашкан. Шулай икәнлеге үзебезнең бакчаларда да ачык күренә.
— Хәзер, беренче чиратта, борчак белән рапсны гербицидлар белән эшкәртергә кирәк, — ди районның баш белгече. — Бәрәңгене, кукурузны тырмалау — мәҗбүри. Җәйнең коры килү ихтималы зур булуны исәпкә алып, пар җирләренең бер өлешендә корылыкка чыдам булган культуралар — судан үләне, тары, кукуруз, көнбагыш чәчәргә тәкъдим итәбез.
28 майда “Кырлай”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Пионер”, “Сигнал”, “Сафия” ширкәтләрендә сугару җайланмаларын эшләтеп карау булачак. Сугаруның безнең шартларда никадәр кирәклеген соңгы еллар раслый бара. Заманында һәр хуҗалык сиптерә иде суны.
Узган елларда “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре бәрәңгегә су сиптереп мул уңыш үстерделәр. “Кырлай” ширкәте аның мәйданын быел 600 гектарга җиткерә, 490 гектарын утыртып та куйдылар.
“Игенче” ширкәтендә — 2790, “Кырлай”да — 1510, “Ватан”да 1100 гектардагы чәчүлекләрне чүп үлән-нәргә каршы эшкәрттеләр. “Игенче” ширкәтендә — 2194, “Ак барс” агрокомплексы”нда 760 гектарда сабан культуралары тамырдан тукландырылды.
Язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен “Курса МТСы” ширкәтеннән Илдар Гыйльметдинов, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Гайнулла Шәймул-линга, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Алмас Назировның Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.
Шәхси хуҗалыкларда да бәрәңге утырту дәвам итә. Элек колхоз эше бетмичә трактор бирмиләр иде, июнь уртасында бәрәңге утырткан еллар да булды. Хәзер инде болай тилмертүләр юк, тракторлы кешеләр сукалап та, утыртып та бирә. Быел җир өлгермәү генә мәшәкать тудырды. Аннан, бәрәңге утыртучылар гына кими бара.
Яңгырлар бик кирәк, алар кайчан явар? Бу сорауны Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтановка да бирдем.
— 28 майда яңгыр булыр дип көтәм, — диде ул. — Тик июнь аенда яңгыр булмаска охшап тора. 19 апрельгә карап җәй килешен фаразлый идем. Ул көнне күк йөзендә бияләй кадәр генә болыт булса да җәй әйбәт килә. Быел бу көн өч төрлегә бүленде, нәрсә дә булса әйтүе кыен.
Рәсим ага авылның йөз еллардан бирле килгән йоласына быел да әзерләнәбез, ди. Олысы, кечесе болынга җыелып Аллаһыдан яңгыр бирүен сорыйлар, корбан чалалар.
Элегрәк авылларда бер–береңә су сибү йоласы да бар иде. Бар кеше теләге үтәлеп тә куя бит.
Мөрәле халкы айның соңгы көнендә яңгырга өметләнә. Авыл бәйрәме көнне яңгырларның ява торган гадәте бар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International