Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Исереккә диңгез тубыктан
2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Исереккә диңгез тубыктан
Кисәтүләр, аңлатуларга, хәтта зур күләмдәге штрафларга да карамастан, юл һәлакәтләре кимеми.
Сәбәпләре бик күп, әмма иң күп очраганнары тизлекне арттыру, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыгу һәм йөрәкне иң әрнеткәне, белә торып спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыру. Иң кызганычы – шулар нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләрнең зыян күрүе.
Яшерен түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләрен транспорт белән идарә итүчеләр өнәп бетерми. Бар кеше дә килешер, дип уйлыйм, алар булмаса, юлларда бөтенләй тәртипсезлек хөкем сөрер иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән рейдлар вакытында моңа тагын кат–кат инанасың. Мондый рейдлар Арчада даими рәвештә оештырыла һәм анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге барлык хезмәткәрләре катнаша. Алар көндез дә, төнлә дә юлларда тәртип саклый. Төннәрен, кичке 5тән төнге 12гә кадәр, берничә экипаж берничә юнәлештә йөри.
23–24 майда үткән рейд вакытында исерек хәлдә руль артына утырган 4 кеше тоткарланган. Шуларның өчесенең машина йөртү таныклыгы бар, ә берсенеке бөтенләй юк. Беренчеләренә хәзер 30 мең сум штраф түләргә һәм 1,5–2 елга машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз калырга туры киләчәк. Ә соңгысына я 30 мең сум штраф яки 15 тәүлек административ арест карала. Моннан тыш, машиналар штрафстоянкага эвакуацияләнә, эвакуаторга төягән һәм бушаткан өчен 1500 сум, штрафстоянкада торган өчен сәгатьләп түләргә туры киләчәк.
Бу көннәрдә барлыгы 84 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Шуларның 25е тизлекне арттырган өчен. “Юллар яхшы булудан файдаланып чапмасыннар, аның ни белән бетәргә мөмкинлеге турында онытмасыннар иде”,—ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин. Пычрак номерлар белән юлга чыккан 21, куркынычсызлык каешы такмыйча йөргән 21 кешегә штраф түләргә туры киләчәк. Тиешсез урында каршы як полосага чыгучы 1 машина йөртүчегә 5000 сум штраф яки 4 айдан 6 айга, кабат эләксә, 1 елга таныклыксыз калу яный.
Алда балаларның җәйге каникуллары. Бу чорда юлларда аеруча контроль кирәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан гына түгел. Ата–аналар да балаларын игътибар үзәгеннән читкә җибәрмәскә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшереп торырга тиеш. Велосипедта йөргәндә дә аларны белү һәм аеруча саклык кирәк. 24 майда, мәсәлән, Арча үзәгендәге “Надежда” кибете янында 2002 елгы бер малайны машина бәрдерде. Бала тән җәрәхәтләре алды. Балаларын йөртү өчен махсус җайланма турында да онытырга ярамый. Беренчедән, ул баланың саклыгы өчен кирәк булса, штрафы зур булуы турында да онытмаска кирәк. Хәзер скутер белән йөрүчеләр дә күбәйде. Скутер белән идарә итүчеләргә дә 16 яшьтән соң таныклык алырга кирәк. Югыйсә, 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салыначак. Рейд вакытында таныклыксыз 2 скутер белән идарә итүче тоткарланган. Штрафларны вакытында түләмичә йөргәннәргә дә катгый чара күрелә. Бу юлы шундый 4 беркетмә төзелгән, хәзер эшләре судка җибәрелә, штраф күләме икеләтә арта, бу очракта инде түләтү белән суд приставлары шөгыльләнә. Һәм 15 тәүлеккә кадәр административ арест салына.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз