“Созвездие–Йолдызлык — 2014”

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
“Созвездие–Йолдызлык — 2014” эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналы Казанда “Уникс” мәдәни–спорт комплексында булды. Анда Инсаф Гаптелбәров “Вокал–соло” һәм “Конферанс” номинацияләрендә — икенче, Эльза Камалова җи-тәкчелегендәге “Ар-и-Эль” бию төркеме “Хореография”, Таһир Исмәгыйлев “Конферанс” номинацияләрендә өченче урыннарны яулады, Мөнир Мәрдәновка (җитәкчесе Гүзәл Минхәерова) махсус бүләк тапшырылды. “Пирамида” мәдәни–күңел ачу комплексында узган йомгаклау Гала концертында Мөнир Мәрдәнов, “Ар-и-Эль” бию төркеме һәм Марат катнашты. Марат Мәгъсүмовка (җитәкчесе Лия Ильина) “Конферанс” номинациясендә беренче урын бирелде. Фестиваль премиясен тапшыру өчен ул быел җәй Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International