Игътибар—балалар

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Игътибар—балалар
Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында 19 майдан 19 июньгә кадәр “Игътибар—балалар!” дигән акция үткәрелә. Бу көннәрдә юлларда рейдлар, балигъ булмаганнар белән профилактик чаралар, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары, бәйге, викториналар үткәреләчәк, мәгариф учреждениеләренә, сәламәтләндерү лагерьларына керүче юлларның, юл билгеләренең, светофорларның торышы тикшереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International