Миңгәр Сабантуена рәхим итегез!

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Миңгәр Сабантуена рәхим итегез!
Үзенчәлекле ярышлары белән күпләгән тамашачыны җәлеп итүче Миңгәр Сабантуе быел 7 июньдә 17 сәгатьтә башлана.
Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, парлар белән тәгәрмәчле кул арбасында ярышу, көянтә–чиләк белән йөгерү, капчык сугышы, катыктан акча эзләү, гигант чаңгы ярышлары һ.б. бәйгеләр, балык тоту, “Гладиатор” сугышы, “Тарзанка”, көймәдә узышу, “Тау патшасы” кебек уеннар, кунакларны тагын күп кенә үзгә төр ярышлар, гер күтәрү, кул көрәше, турникта тартылу, төрле күңел ачу чараларыннан тыш суда спорт ярышлары, гольф, Мишә елгасы буйлап машина көпчәкләре камераларында узышу, сум¬о көрәше, утын яру кебек конкурслар көтә.
Сабантуй кунакларын Бразилия бию төркеме каршы алачак. Аннан үзәк мәйданда “Миңгәр” дигән документаль фильм күрсәтеләчәк.
Милли көрәшсез Сабантуй буламыни?! Биредә милли көрәш буенча батырларга квалификация дә биреләчәк.
Катамаранда йөзәсегез, ат чабышына тамаша кыласыгыз, дискәтүктә рәхәтләнеп биисегез килсә, Миңгәр Сабантуена рәхим итегез! Чөнки яшьләр сәхнәсендә заманча чыгышлар оештырыла. Салават Миңнеханов һәм “TATAR STAR” проекты, “Мәйдан” телеканалы программалары, эстраданың яшь талантлары чыгышы, күбекле дискотека — яшьләр өчен.
Хәния Фәрхи, Салават, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин, Җәвит Шакиров, Рөстәм Закиров, Алмаз Хәмзин, Азат Зарипов, Рәсим Низамов, Чулпан Йосыпова, Люция Мусина, юмор осталары Рифат Зарипов, Рәшит Шамкай, “Мунча ташы” театры, Украина халык артистлары, Россия, хәтта чит ил йолдызларының да чыгышы Сабантуйга килүчеләргә күңелле мизгелләр бүләк итәчәк.
Әлбәттә, балалар өчен дә махсус программа бар, оештыручылар аларны да онытмаган. Күңелле стартлар, төрле уеннар, ярыш–бәйгеләр белән бергә, балалар мәйданчыгында концерт та булачак.
Бәйрәмдә американнарның РОДЕО күңел ачу чарасы, хатын–кызларның турникта тартылуы, “чын ир–егетләр өчен” каршылыклар полосасыннан узу һәркемгә ошаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International