Гаебе расланды

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Гаебе расланды
2014 елның 21 гыйнварында полициягә Мәмсә авылыннан бер йорттан ир кеше мәете табылды, дигән хәбәр керә.
Полиция хезмәткәрләре шунда ук урынга баралар. Һәм күрәләр: ир кешенең муен, күкрәк тирәләре күп тапкырлар җәрәхәтләнгән.
Өйдәге күренеш вакыйганың шушы йортта булганын күрсәтә. Үтерелгән ир шушы авылныкы, 20 гыйнварда ике авылдашы белән спиртлы эчемлек кулланган була. Шул ук көнне шик төшкән йорт хуҗасы, 52 яшьлек Фәршат Заһидуллин тоткарлана.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2014 елның 20 гыйнварында төнге сәгать 11дә Фәршат Заһидуллин үз өендә ике авылдашы белән спиртлы эчемлек кулланган. Ир кеше йортта үзе генә яшәгән. Гаиләсе таркалган. Хатыны һәм балалары аерым яши. Өстәл янында эчеп утырганда тавыш чыкмаган, алдагы эш планнары турында гәпләшкәннәр. Бераздан берсе өенә кайтып киткән. Шуннан исерек хәлдәге Фәршат Заһидуллин авылдашы Ильяс Мөхәммәт-җанов белән бәхәскә керә. Янәсе, Ильяс Мөхәммәтҗанов Фәршатның элеккеге хатыны турында начар сүзләр әйткән. Ф.Заһидуллин ачудан кулына кухня пычагы ала һәм авылдашына кимендә 42 тапкыр кадый. Пычак муен, йөз, күкрәк һәм аркага эләгә. Ишек бикле булу сәбәпле, җәрәхәтләр алган ир урамга чыга алмый. Ул шунда үлә.
Әмма судта Заһидуллин үз гаебен танымый, янәсе, җинаятьне башка кеше эшләгән.
Судта Ф. Заһидуллинның гаебе тулысынча расланды. Ул 10 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International