Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алар дан өчен ярыша
2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Алар дан өчен ярыша
Үткән шимбәдә, Эшмәкәрләр көне уңаеннан, Арча ипподромында атлар чабышы булды. Ул мәктәпләрдә соңгы кыңгыру көненә туры килсә дә, ат малкаен яратучылар, көчле чабышкыларны карарга килүчеләр шактый иде.
Тамашаны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев ачып җибәрде. Ярышларны Өчиледән ветеран укытучы Фәрхәт Зыятов алып барды. Арча, Яңасала, Күпербаш, Түбән Курса, Курса–Почмак, Балыкчы авылы, Балтач, Алексеевск, Кукмара, Питрәч районнары, Вятка Аланы, Мари Иле, Малмыждан — барысы дүрт төрле ярышта 23 ат катнашты. Бәйгене Мари Иле, Вятка Аланы, Алексеевск районының шәп атлары башлады.
Атларны алып килгән машиналарны гына күр: махсус “ГАЗель”ләр, Германиядә ат йөртү өчен эшләнгән автомобильләр — ул тәгәрмәчле “сандыкка” ничек ике ат сыйды икән дип, хәйраннар каласың. Малкайлар өчен уңайлы анда: җилләткечләр эшләп тора, эсседә салкынча, рәхәт, җил тими, стресс кичермиләр. Машинада вакытта ук атларның бер–берсенә сәлам би-рүләрен ишетсәгез иде: күзләргә яшьләр килә. Бу тавыш безне борынгы бабаларыбыз яшәгән чор белән тоташтыра сыман.
Ярышлар башланганчы мәйданда уйнаклап йөргән атларны, сабырсызланып көткән җайдакларны күзә-тәбез. Арчадан Рамил белән аның улы Рәмзил Рәхмәтуллиннарның каракучкыл, биек, горур атлары әллә каян күзгә ташлана. Махсус җайдаклар киемендәге (ак чалбар) чибәр егет Рәмзилдән кызлар күзләрен ала алмагандыр. Борынгыдан килгән гадәт ул: кызлар ат өстендәге егетләрне күзләгән. Әтисе Рамил белән сөйләшәбез. Аның атларын яңартып торганын беләбез. Шул ук сорауны бирәм үзенә.
— Берсе узган ел чабышкан ат, икенчесе —яңа, — диде ул.
— Урын алырга исәп бармы? — дип сорыйм.
— Көчле атлар бар, белгән юк, — дип серле елмая Рамил. Әйтеп бетермәсә дә, бу елмаюда җиңүгә зур ышаныч бар иде. Һәм шулай булды да! Өченче ярыштагы ярым чиста токымлы җиде ат арасында Рәмзил Рәхмәтуллин финишка беренче килде! Узган ел Арча Сабантуенда 2 яшьлек атлар арасында беренче килгән аргамагында Рамил өченче булып финиш бирде. Казан ярышларында җиңгән, көндәш буларак күпләрне өркеткән “Азимут” кушаматлы Малмыж аты Рәмзил атыннан бик азга гына калышып, икенче нәтиҗәне күрсәтте. Аларның үзара тартыша–тартыша финишка ыргылуыннан халык “ах!” итте. Арча егете Салават Бикбаев аты да көчле аргамаклар арасында иде. Салават үзенең “Хитрый” аты белән финишка дүртенче килүеннән канәгать. Көчлеләр арасында яшь атны сынау иде бу. Димәк, Сабантуйларга өмет бар! Ат ярышында призлы урыннарны алырга гадәтләнгән иң өлкән җайдак Исмәгыйль Яхинның финишка җиденче булып килүе шаккаткыч хәл булды.
Яңасаладан Айрат Сафинның да атлары ярышларда катнашмый калмый. Икенче ярыштагы ярым чиста токымлы атлар арасында аның 3 яшьлек “Экзотика” кушаматлы аты “Ак барс” агрокомплексы” атыннан кала икенче килде. Өченче нәтиҗә дә Яңасала атында булды — хуҗасы Зиннур Гафуров, җайдагы Илшат Гафуров.
“Ак барс” агрокомплексы”ннан ярышта ике ат катнашты. Алар Мари Иле атлары кебек уңайлы Германия машинасында килделәр. Янәшәмдә басып торган яшьләр:
— Безнекеләр Мәскәүдә, Казанда җиңгән шәп атлар, — дип мактанышып алдылар. “Ак барс” агрокомплексы” җи-тәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән дә шул турыда сөйләшәбез. Ул Мәскәү, Казанда җиңүләр турында әйткәч, тыйнак кына көлде. Ә шулай да моңа ышанасы килә. Бүген дә аларның атлары чиста һәм ярым чиста токымлылар арасында беренче һәм икенче урыннарны алды. Шәйдулла Сәлахов үзе дә алар өчен җан атып торды. Хуҗалыкларында 100ләп ат бар.
—Ат спортын районда тагын да үстерергә кирәк, — диде ул.
Көектән атлар тотучы Рәсим Шәрифуллин бу юлы ярышларны карарга гына килгән. Аның атлары ярышларда, гадәттә, призлы урыннарны ала. Ат ярышы соңгы кыңгырау көненә туры килү сәбәпле, 11нче сыйныфны тәмамлаган улы, кызганыч, бик теләсә дә, катнаша алмаган.
— Ярышларда катнашу, призлы урыннарны алу ул дан — шунысы кыйммәт, — ди Рәсим.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз