Яңалыклар

2014 елның 30 мае, җомга
АРЧА РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫ житәкчесенең стратегик үсешне координа-цияләү буенча беренче урынбасары Эльмира Хәстиева районда агротуризмны үстерүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда эшмәкәрләр, авыл жирлекләре башлыклары катнашты.

ЯҢА КИШЕТ АВЫЛ КИТАПХАНӘСЕ мөдире Надия Ризван кызы Йосыпова “Арча үзәкләштерелгән китапханә системасы”, учреждениесе китапханәчесе Рузия Мөхәм-мәтхан кызы Хәкимова, “Арча үзәкләштерелгән китапханә системасы” учреждениесенең үзәк китапханәсе библиографы Илсөяр Васыйл кызы Хәнәфиева китапханә эшен үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре һәм Бөтенроссия китапханәчеләр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдә-ният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләк-ләнделәр.

ИСКЕ ЧҮРИЛЕ АВЫЛЫНДА яшәүче фермер Луиза Абдуллаеваның бер кәҗәсе дүрт бәрән китерде. Алар бар да исән–сау, үзләрен әйбәт хис итә.

КЫРГЫЙ ЭТЛӘРГӘ Иске Иябаш авылындагы тавык һәм казлар ошап киткән.
— Әле менә бүген дә һөҗүм иттеләр, авыл кырые каз мамыгы белән тулы, балалар өчен куркабыз, — дип редакциягә дә шалтыратты авыл кешеләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International