Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сез безгә кушыласызмы
2014 елның 30 мае, җомга
Сез безгә кушыласызмы
Республиканың Министрлар Кабинетында Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов һәм РФнең Татарстан буенча Наркотикларга контроль федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе, полициянең генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев рәислегендә видеоконференция булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.
“Наркотиклардан башка тормыш” айлыгы республикада икенче тапкыр үткәрелә. Аның уңай нәтиҗәсе дә бар. Узган ел акция вакытында 350дән артык наркотиклар белән бәйле җинаятьләр теркәлгән, 60 килограммнан күбрәк наркотик чаралар законсыз кулланыштан алынган.
Утырышта тоткыннар һәм шартлы хөкем ителгәннәр арасында наркотикларга бәйле авыруларны дәвалау һәм тернәкләндерү, наркотик чараларны һәм психотроп матдәләрне куллануга юл куймау, наркотик кулланып, исерек хәлдә транспорт белән идарә итү очракларын бетерү мәсьәләләре каралды.
Наркотик кулланучыларның туберкулез, ВИЧ-инфекция кебек йогышлы чирләр белән авырулары мәгълүм. Наркомания белән авыручылар, гадәттә, 31–40 яшьлекләр.
Наркотикларга каршы көрәшкә җәмәгать оешмаларының да тартылуы әһәмиятле.
Узган ел республикада наркотик кулланып, исерек хәлгә килгән 149 машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Утырыштан соң Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Ринат Котдусов белән сөйләштек.
— Узган ел айлык вакытында наркотиклар белән бәйле ике җинаять эше кузгатылды, бер кеше административ җаваплылыкка тартылды, — диде ул. — Быел әлегә тыныч. Районда “Мәк” операциясе дә башланып китте. Яшьләр тупланган урыннарга рейдларга чыгабыз, шикле кешеләр, төркемнәргә, аулак, иске өйләргә игътибар ителә һ.б. Халыкка да мөрәҗәгать итәсе килә: наркотиклар белән бәйле берәр мәгълүмат белсәгез, полициягә 3-12-02 телефонына шалтыратуыгызны сорыйбыз. “Ышаныч әрҗәләре”нә дә теләкләрне, фикерләрне язмача салырга була.
Район үзәк хастаханәсе наркологы Рөстәм Әхмәтҗанов:
— Наркотикларны кулланмаска! — дип катгый итеп әйтә. — Ул юньлегә илтми. Наркотикларның куркыныч икәнен ата–ана баласына кечкенәдән аңлатырга тиеш. Баланы хезмәт, файдалы шөгыль белән тәрбияләсәң, аларның ихтыяр көче нык була. Андыйлар начар гадәтләргә бирешми. Мәктәпләрдә, һөнәр алу учреждениеләрендә наркотест үткәрелде. Наркотик матдәләр кулланучылар ачыкланмады. Районда 8 наркоман, 15 наркотик матдәләр кулланучы бар. Бүгенге көндә республиканың наркодиспансерында дәваланучы юк.
Мәктәпләрдә, уку йортларында да лекцияләр укыла, түгәрәк өстәлләр үткәрелә, ата-аналар белән сөйләшенә, кыскасы, кем нинди чара оештыра ала. Апаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Якупова, “Наркотиклардан башка тормыш” айлыгын ничек үткәрәсез, дигән соравымны ишетүгә:
— У-у, плакатлар күтәреп, урамнарга кадәр чыктык, — диде. — Урамда очраган һәр кешедән “Наркотиклар үсеп килүче яшь буынга бик зыянлы. Бу афәтне юк итүдә бергәләп көрәшик. Сез безгә кушыласызмы?” — дип сорадык, алар: “Кушылабыз, кушылабыз”,– дия-дия акция кәгазенә кул куйдылар. Беренче тапкыр оештырдык без мондый чараны. Балалар тагын чыгабыз, дип торалар.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз