Яңалыклар

2014 елның 30 мае, җомга
КАЗАН ДӘҮЛӘТ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ университетында дум-брачылар һәм балалайкада уйнаучылар арасында Iнче Бөтенроссия бәйгесе булды. Анда Арча сәнгать мәктәбеннән Анастасия Орлова (укытучысы Альмира Фәхретдинова, концертмейстер Ләйлә Минһаҗева) икенче урынны алды.

“КАЗАН” МИЛЛИ–МӘДӘНИ ҮЗӘГЕНДӘ “Рус халык уенчыгы” дигән төбәкара бәйге булды. Анда Арча сәнгать мәктәбенең Нияз Миннуллин җитәкчелегендәге сәнгать бүлеге укучылары Фәнил Закиров белән Иван Артемьев катнашты һәм өченче урынны алды.

27 МАЙДА кичке якта Сарай–Чокырча авылында чыккан янгын бер йортны бөтенләй юк итте, икенчесенә шактый зыян салды. Сәбәбен ачыклыйлар.

МАРИ ИЛЕНДӘГЕ ВОЛЖСК ШӘҺӘРЕНДӘ БОКС БУЕНЧА Россия һәм Мәскәү чемпионы, СССРның спорт остасы Олег Наумов призына ярышлар булды. 150 боксчы көч сынашты. Анда Арчадан Илнур Хәлиуллин, Илмир Нуруллин, Азамат Галиев катнашты. 64 килограмм авырлыктагылар арасында Илнур Хәлиуллин өченче урынны алды. Азамат Галиев икенче нәтиҗәгә иреште.

30 МАЙДАН 1 ИЮНЬГӘ КАДӘР Буада авыл районнары ирләр командалары арасында мини-лапта буенча Татарстан чемпионаты үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International