Картаямени соң йөрәк..

2014 елның 30 мае, җомга
Картаямени соң йөрәк...
Күлтәстән Гарәфетдин Зиннуров белән без хастаханәдә очраштык.
—Бирештем әле. Авырып киттем. Бик матур гына йөри идем,—дип башлады ул сүзен.—Хатыным белән икәү генә яшибез. Дүрт балабызның да үз гаиләләре. Хәлебезне белеп, ярдәм итеп торалар. Менә 10 көн дәвамында кызым Рәмлә үземне хастаханәдә карады. Аллага шөкер, бик игелекле балалар булдылар.
1927 елгы ул. 87нче яше белән бара. Сугыш башланганда 14 яшьлек малай гына булса, 1944 елда 17 яшен тутырган җиткән егет дип фронтка озаталар үзен.
—Балалар гына, юкка кырылмасыннар, дигәннәрдерме, немецларга каршы сугышка кертмәделәр безне. Япониягә каршы сугышка җибәрделәр. Тик, Ходай рәхмәте белән, ул сугыш озак бармады, миңа мылтык тотып атакага барырга туры килмәде. Әмма шуннан соң җиде ел армиядә хезмәт итеп кайттым,—дип искә төшерә Гарәфетдин Зиннуров.
Армиядән кайту белән 1951 елның язында җиде ел бергә мәктәптә укыган, бергә уйнап үскән Рәйсә исемле авылдашына өйләнә егет. Быел 12 мартта аларның бергә гомер итүенә 63 ел тулган.
—25 ел электрик, шул ук вакытта колхозда тегермәнче дә булып эшләдем. Шунда миндә умартачылык белән кызыксыну уянды. Өч баш умартадан башладым. Берзаман миңа колхоз умарталыгын алырга тәкъдим ясадылар. “Туктагыз әле, өйгә кайтып әни, хатын белән киңәшләшим. Алар нәрсә диярләр, дим. Әни ризалыгын бирмәде, хатын хәйләкәррәк булып чыкты, дәшмәде. Ахыр чиктә уртак карарга килеп, ризалаштым. Тик нидән башларга? Бу эшнең тәртибен белмим дә бит әле. 130 баштан 80 килограмм бал алдым. 1975 ел иде бу. Ә бер елдан мине Казанга кадрлар белемен күтәрү мәктәбенә укырга җибәрделәр. Бишлегә генә имтиханнарымны тапшырдым. Укуның файдасы тиде. Белем һәркайда кирәк икән. Шул елны 33 центнер бал алуга ирештем. Райондагы 26 умартачы арасында икенче урынны яуладым. Беренче урынга Казанкадан Хәйдәр чыкты. “Районның иң яхшы умартачысы” исеменә лаек булдым. Башка бер дә шул югарылыктан төшмәдем. Хатыным Рәйсә белән 17 ел умарталыкта эшләп, лаеклы ялга чыктым.
—Әле дә 10 баш умартам бар. Яратам шул кортларны. Алар нәкъ менә адәм баласы кебек. Күзәтеп торуы ук үзе бер йөрәккә рәхәтлек бирә,—ди Гарәфетдин абый.
Әнә шулай дәртләнеп эше турында сөйләп китте ул. Хастаханәдә икәнен дә онытты. Күзләреннән ялкын очты. Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшәгәнгә картаймый ветеран. Өйгә кайтырга атлыгып тора. Чөнки анда аны гомер иткән хатыны һәм ... яраткан кортлары көтә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International